Гөлназ Исмәгыйлова: контроль органнарының өстенлекле бурычы булып бизнесны мөмкин булган бозулар турында кисәтү һәм профилактикалау кала

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Бизнес-ФМ радиостанциясе эфирында бизнеска административ басымны киметү өчен төбәктә алып барылган эш һәм кораллар турында сөйләде. 

«Эшкуарлар өчен уңайлы шартлар булдыру һәм бизнес өчен административ киртәләрне киметү мәсьәләсе республиканың барлык дәрәҗәдәге хакимият өчен төп бурычларның берсе булып кала. Бүгенге көндә хокук бозуларны кисәтү өстенлекле, алар өчен җәза түгел. Бу максатлар өчен бизнес-берләшмә һәм контроль органнары белән хезмәттәшлек җайга салынган», – дип хәбәр итте спикер. 

Министр урынбасары шулай ук профилактиканың яңа инструментларын, хәвеф-хәтәр ягынаннан якын килү ысулы, «беренче җәза буларак кисәтү» механизмын контроль органнары эшчәнлегенә  кертү нәтиҗәсендә, ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең, ТР Икътисад министрлыгы, прокуратура һәм контроль органнарының комплекслы эше нәтиҗәсендә республикада эшкуарлык активлыгы арта.

Гөлназ Исмәгыйлова илкүләм инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингында административ басым күрсәткечләренең әһәмиятен билгеләп үтте. Республика анда инвестицияләр салу һәм республиканы бизнес-проектларны гамәлгә ашыру урыны итеп сайлау өчен уңай шартлар тудыруда лидерлыкның 2 нче урында тора. 

«Ирешелгән позицияләрне саклап калырга гына түгел, Татарстан эшкуарлары тарафыннан Илкүләм рейтинг күрсәткечләрен бәяләүне алга таба да яхшырту өстендә эшләргә кирәк», – дип хәбәр итте икътисад министры урынбасары.

Ул искәрткәнчә, 2020 елдан башлап Россия Хөкүмәте бизнесны тикшерүгә мораторий керткән. Шуның аркасында компанияләр үзләренең төп бурычларына игътибарны юнәлтә алачак, тикшерүче органнар тарафыннан артык басымсыз, өзлексез, тотрыклы эш тәэмин итә алачак. Мораторий кертүне исәпкә алып, 2023 елда тикшерүләрнең гомуми саны 2019 ел белән чагыштырганда республикада 4 тапкырдан артык кимегән.

Министр урынбасары сөйләвенчә, ТР Икътисад министрлыгы контроль органнары белән берлектә теләсә нинди административ киртәләрне киметү һәм Татарстан предприятиеләре өчен максималь уңай шартлар тудыру эшен туктатмый. Бу максатлар өчен барлык контроль органнары белән хезмәттәшлек төзелгән, тикшерүләрнең аерым күрсәткечләренең үсеш сәбәпләре анализлана, административ басымны киметү буенча тәкъдимнәр эшләнә.

«Планлы тикшерүләр бетерелгәннән соң, бизнес куркынычсызлыгының төп коралы булып профилактик визитлар булды. Профилактика визитын уздыру форматы эшкуарлар белән үзара хезмәттәшлек режимында артык административ басымнан башка, закон таләпләрен үтәүгә ирешергә мөмкинлек бирә. Визитның төп максаты – эшкуар эшчәнлегенә куела торган барлык таләпләрне һәм мөмкин булган хокук бозулар турында мәгълүматны җиткерү, - дип уртаклашты Гөлназ Исмәгыйлова – Профилактик визит нәтиҗәләре буенча җәза кулланыла һәм күрсәтмә бирелә алмавы мөһим». Визитларның үзләрен уздыру кебек үк, аңлатмалар эшкуарлар өчен киңәш итү характерында.

Ул бизнесны әлеге инструменттан актив файдаланырга һәм контроль органнарыннан консультатив һәм методик ярдәм алудан баш тартмаска чакырды. Шулай ук планлы тикшерү планлаштырылган предприятиеләр һәм оешмалар тикшерүне профвизитка алыштыру турындагы үтенеч белән контроль органга мөрәҗәгать итә ала, дип тә хәбәр итте.

Спикер искәртеп узганча, РФ Дәүләт хезмәтләре порталында профилактик визит һәм консультация үткәрүгә заявка бирү генә түгел, ә үткәрелгән профилактик чара нәтиҗәләре буенча кире элемтәне дә калдыру мөмкинлеге дә тормышка ашырылган. Бу визит вакытында күзәтчелек органнары тарафыннан кертелгән ихтимал хокук бозуларны ачыкларга һәм бизнесның аның сыйфатыннан канәгать булуын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге законнарның гамәлдәге таләпләре турында бизнеска оператив мәгълүмат бирү коралы булып «Сыналган бизнес» интернет-ресурсы  тора. Проект 2018 елда республика Икътисад министрлыгы инициативасы белән прокуратура белән берлектә эшли башлады.

Ресурсның популярлыгы даими үсә. Бүгенге көндә ресурска килүчеләрнең гомуми саны 10 000 кешедән артып киткән. 

«Интернет-ресурсның функционалы – эшкуарларның хокукый грамоталылыгын арттыру, мәҗбүри таләпләрне бозуны профилактикалау, шулай ук бизнес һәм контроль органнары арасында диалог төзү. Ресурс контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның бушлай цифрлы платформасы булып тора», - дип билгеләде Гөлназ Исмәгыйлова.

Спикер контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген цифрлаштыруның өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуын сөйләде. Хәзер инспекторлар тарафыннан контрольдә тотылган затлар белән дистанцион аралашу коралы – «Инспектор» мобиль кушымтасы актив кулланыла. Кушымта дистанцион режимда видео-конференц-элемтә форматында тикшерүләр, профилактик чаралар үткәрү, планлаштырылган чара турында Бердәм порталда хәбәр алу һәм тикшерү кәгазьләрен дистанцион рәвештә тутыру мөмкинлеген бирә.

Мобиль кушымтаны эштә куллану күчмә чараларга контроль органнары чыгымнарын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә һәм оператив тәртиптә контрольдә тотылган затларга кирәкле мәгълүматны җиткерү мөмкинлеген бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International