Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова эшкуарлар алдында «Дәүләт кабул иткән карарларга йогынты ясау ысулы буларак җайга салу йогынтысын бәяләү» дигән темага чыгыш ясады

2024 елның 18 июне, сишәмбе

2024 елның 18 июнендә «Опора России» гомумроссия кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлеге мәйданчыгында эшкуарлар берләшмәсе белән «Дәүләт кабул иткән карарларга йогынты ясау ысулы буларак җайга салу йогынтысын бәяләү» темасына очрашу узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова «Җайга салу йогынтысын бәяләү: фикер алышабыз, эшлибез, кертәбез» презентациясе белән  чыгыш ясады. Үз чыгышында ул, җайга салу йогынтысын бәяләү кысаларында эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләренең ачык консультацияләрдә катнашуы бизнес-җәмәгатьчелек мәнфәгатьләрен исәпкә алырга гына түгел, ә нормалар төзү процедурасын камилләштерергә һәм, иң мөһиме, гражданнарның һәм бизнесның хакимияткә ышанычын арттырырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады.

Очрашу барышында ачык консультацияләр барышында норматив хокукый актны эшләүчегә җибәрелгән эшкуар фикере дәүләт кабул иткән карарларга ничек тәэсир итә ала, җайга салу йогынтысын бәяләү кысаларында эшкуарлык берләшмәсе белән үзара хезмәттәшлек нәтиҗәләре ничек бәяләнә, дигән сораулар тикшерелде.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова, «Опора России»нең беренче вице-президенты, «Опора России»нең Татарстан республика бүлекчәсе Химаячеләр советы рәисе Азат Газизов һәм «Опора России»нең Татарстан республика бүлекчәсе рәисе Антон Баклашов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Опора России» гомумроссия кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлекчәсенең җайга салу йогынтысын бәяләү процедурасын үткәргәндә хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International