20 июньдә Татарстанда «Ел экспортеры» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була

2024 елның 18 июне, сишәмбе

20 июньдә 15:00 сәгатьтә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты чаралары кысаларында ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» региональ конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Иң яхшы экспортерларны бүләкләү тантанасы Петербург урамы, 28 нче йортта узачак.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакировның сәламләү сүзе белән чыгыш ясау планлаштырыла.

Конкурс 2008 елдан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан үткәрелә.

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы эшкуарларының тышкы икътисадый эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү, эшкуарларга илебездә җитештерелгән продукция һәм хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итү мөмкинлеген бирү.

Агымдагы елда конкурс традицион 7 номинациядән тыш 6 өстәмә номинациядә дә үткәрелде.

Төп номинацияләр:

·         Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы экспортер;

·         Хезмәтләр өлкәсендә иң яхшы экспортер;

·         Агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы экспортер;

·         Югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы экспортлаучы;

·         Ел ачышы;

·         Иң яхшы хатын-кыз экспортлаучы;

·         Иң яхшы яшь экспорт эшкуары.

Өстәмә номинацияләр:

·         Экспортның иң экзотик иле;

·         Экспортның иң зур географиясе;

·         Иң яхшы гаилә экспорт компаниясе;

·         Яңа экспорт продукты;

·         Эшкуарлыкның иң яхшы социаль экспортеры;

·         Иң яхшы иҗади индустрия экспортеры.

Конкурс республика предприятиеләрендә зур кызыксыну уятты, экспортерлардан 270ләп гариза тапшырылган.

Төп номинацияләрдә җиңүчеләр приз сыйфатында шәхси стенд белән халыкара күргәзмәдә катнашу мөмкинлеген алачак. Өстәмә җиңүчеләр чит телне өйрәнү өчен сертификатлар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International