ПХЭФ чарасында Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе төбәкләре башлыклары очрашуы узды

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

ПХЭФ чарасында РФ Президенты администрациясе башлыгы урынбасары Максим Орешкин рәислегендә Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе төбәкләре башлыкларының очрашуы узды. Татарстаннан республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, 2010 елда оештырылган ассоциация үзен алдынгы тәҗрибә уртаклашу, иң яхшы практикаларны масштаблаштыру өчен нәтиҗәле мәйданчык итеп күрсәтте.

Бүгенге көндә аңа 18 төбәк керә, аларга тулаем эчке продуктның дүрттән бер өлеше һәм барлык инновацион продукциянең өчтән бер өлешеннән артыгы туры килә. 

«Февральдә ил Президенты Владимир Путин фәнни-технологик үсешнең яңартылган стратегиясен раслады. Ул фәнни-технологик үсеш белән идарә итүдә төбәкләрнең ролен көчәйтүне күздә тота», -  диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, бу уңайдан бүгенге көндә төбәкләрдә эшләнгән барлык иң яхшы практикаларны җыю мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International