Бөгелмә районының декор һәм иҗат өчен эшләнмәләр җитештерүчесе илкүләм проект кысаларында компания үсешенә гарантияле ярдәм алды

2024 елның 7 июне, җомга

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Бөгелмә районының «Эфбраш» креатив компаниясе Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан үз производствосын үстерүгә ташламалы шартларда заем финансларын җәлеп итә алды. 

«Эфбраш»  компаниясе 2015 елдан бирле үз эшчәнлеген алып бара. Компаниягә нигез салучы Павел Назаров  җитәкчелегендә оешма декор, бизәкләү һәм иҗат өчен продукция чыгара, шул исәптән хуш исле шәмнәр, диффузорлар, интерьер картиналары, фрескалар һәм фотобойлар җитештерә.

Стена декорациясен җитештерүдә «Эфбраш» компаниясе буяуларның җетелеген сакларга һәм 3D-эффектлы югары сыйфатлы сурәтләр бастырырга мөмкинлек бирүче җиһазлар куллана. 

Җитештерү күләмен арттыру һәм җитештерелгән продукция ассортиментын киңәйтү өчен «Эфбраш» компаниясе өч тапкыр заем финансларын җәлеп итә. Татарстан Республикасы Гарантия фонды компаниягә өч тапкыр гарантия ярдәме күрсәтеп, «Ярдәм–2022» һәм «Ярдәм–2023» ташламалы продуктлары кысаларында 3,1 млн.сум күләмендә поручитель булды, алар буенча компания Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан ташламалы шартларда 7,8 млн.сум күләмендә займ рәсмиләштерә алды, алынган акчаларны җитештерүне үстерүгә юнәлткән.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының уртак ярдәме белән компания «3D мозаика» яңа инновацион продуктын эшләтеп җибәрү өчен җиһазлар сатып алды.

Бүгенге көндә «Эфбраш» компаниясе декор, бизәкләү һәм иҗат өчен товарлар җитештерүче эре компания булып тора. Бу заманча иҗади компания, алдынгы технологияләрне кулланырга ачык. Адреслы саклаудан тыш, компания үз бизнес-процессларында Agile технологияләрен, сакчыл җитештерүне, шулай ук эшләнгән FbrushCash эчке валютасын куллана. 

«Эфбраш» компаниясе DIY федераль һәм региональ челтәрләре аша сата. Компаниянең төп клиентлары булып Леруа Мерлен, Бауцентр, ОБИ, Мегастрой, Стройландия, шулай ук әйдәп баручы Wildberries һәм OZON маркетплейслары тора.

«Эфбраш» компаниясе җитештерүне киңәйтүне дә, продукция ассортиментын арттыруны да планлаштыра.

Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Министрлыкка караган «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  гамәлгә ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан эшкуарлары үз бизнесларын Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә, әлеге телефоннар буенча консультация ала ала: +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18, шулай ук Фондка Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International