Быел Татарстан бизнесына 1 млрд.сум ташламалы финанс ярдәме бирелде

2024 елның 31 мае, җомга

Ярдәм күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50% күбрәк. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан бизнес өчен ташламалы шартларда ярдәм күрсәтелде.

«Республика эшкуарлары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында дәүләт финанс ярдәме сорап ешрак мөрәҗәгать итәләр. Өстәвенә,региональ бизнесны үстерү институтларының гарантияләрен һәм микрозаймнарын кулланып, аны шунда ук комплекста җәлеп итәләр. Микрофинанс программалары һәм поручительство шартлары банк тәкъдимнәреннән отышлырак. Мәсәлән, микрозаймнар буенча ставка РФ Үзәк банкының төп ставкасыннан өч тапкырдан артык түбәнрәк», – дип сөйләде икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Татарстанның икътисад министры урынбасары хәбәр иткәнчә, агымдагы елда бизнесның төрле өлкәләреннән 408 компания һәм үзмәшгуль республика микрофинанс ярдәме алган. Ярдәм лидерлары арасында җитештерү өлкәсе предприятиеләре, транспорт оешмалары, күмәртә һәм ваклап сату һ.б. бар. 

Хәзерге вакытта республика эшкуарлары өчен бизнесның төрле категорияләренә һәм өлгерү дәрәҗәсенә исәпләнгән 8 ташламалы микрофинанс продукты гамәлдә.

Микрозаймга гаризаны онлайн рәвештә МСП.РФ цифрлы платформасында яки «Минем субсидияләр» төбәк порталында бирергә мөмкин.

Республикада эшкуарларга ярдәм Татарстан Икътисад министрлыгы һәм ведомство карамагындагы бизнесны үстерү институтлары тарафыннан Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International