Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын кабул итүнең уңай һәм тискәре нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

2024 елның 29 маенда, проектның көйләү йогынтысын бәяләү кысаларында, проектны кабул итүнең уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен билгеләү һәм бәяләү максатыннан, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова «Алабуга шәһәренең мәдәни мирас объектын саклау зоналары чикләрен, Алабуга шәһәренең мәдәни мирас объектларын саклауның берләшкән зоналарын, шулай ук җирләрдән файдалану режимнарын һәм шәһәр төзелеше регламентларына таләпләрне раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын (алга таба – проект) тикшерү буенча ведомствоара киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе И.Н.Гущин, Алабуга муниципаль районы башлыгы Р.М.Нуриев, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Г.Р.Руденко, Дизайн һәм пространство сәнгате институтының мирасны тикшерү архитектура-реставрация мәктәбенең уку-фәнни лабораториясе проектының баш архитекторы Н.Н.Хафизова катнашты.

Киңәшмәдә тәкъдим ителгән хокукый җайга салу белән кызыксынучы мөнәсәбәтләрдә катнашучылар саны (эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлек субъектлары), җайга салу йогынтысын бәяләү буенча экспертлар советы эксперты, «Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе генераль директоры Г.Р.Руденконың искәрмәләре, Татарстан Республикасының җайга салу йогынтысын бәяләүне үткәрергә вәкаләтле орган буларак, Икътисад министрлыгының искәрмәләре һәм тәкъдимнәре турында фикер алыштылар. Проект буенча үз фикерен шулай ук Алабуга муниципаль районы башлыгы Р.М.Нуриев тә белдерде.

 Фикер алышу нәтиҗәсендә карар проектын эшләп бетерү кирәклеге турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International