Татарстанда илкүләм проект буенча авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме программалары гамәлгә ашырыла

2024 елның 28 мае, сишәмбе

27 майда Баулыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә авыл халкының һәм кече хуҗалыкларның эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева республиканың көньяк-көнчыгыш зонасында кече һәм урта эшкуарлык буенча агымдагы вәзгыять турында доклад белән чыгыш ясады. Доклад кысаларында ул Оператив штабның предприятиеләр, бизнес-берләшмәләр, тармак министрлыклары һәм муниципалитетлар белән берлектә икътисадның тотрыклы үсешенең төп юнәлешләре буенча актив эшләвен сөйләде. Төп юнәлешләрнең берсе - кече һәм урта бизнесның сыйфатлы үсеше.

Татарстанда федераль ярдәм чараларыннан тыш, кече һәм урта эшкуарлыкка республика ярдәме дә гамәлгә ашырыла. Алар арасында:

- Җитештерү төзелешенә һәм үсешенә ташламалы микрозаймнар;

- ТР Гарантия фонды поручительлекләре;

- Җиһазларның ташламалы лизингы һәм җитештерү биналарын, шул исәптән безнең сәнәгать парклары территориясендә урнашкан ангар тибындагы тиз төзелә торган биналарны төзүне лизинг программасы;

- Субсидияләү һәм грант ярдәме программалары. Шулай ук республика эшмәкәрләренә финанс булмаган ярдәм чаралары да мөмкин.

Аларны «Минем бизнес» үзәге һәм Экспортка ярдәме үзәге аша алырга мөмкин. Ярдәмнең барлык чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Видеороликта «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы эшкуарлыгын үстерү өчен нәрсәләр эшләнүе турында тулырак мәгълүмат бирелгән: https://disk.yandex.ru/i/fCqHpv5Zghnd0Q

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International