Татарстанның 100 эшкуары «Магнит» сәүдә челтәрен тәэмин итүче көнендә катнашты

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

22 майда Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Магнит» сәүдә челтәрен тәэмин итүче көне узды. Чара Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында уздырылды һәм җирле товарларның ваклап сатудагы өлешен арттыруга һәм республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерүгә юнәлдерелгән иде.

«Магнит» челтәре вәкилләре үсеш планнары турында сөйләделәр, үз тәэмин итүчеләренә таләпләр белдерделәр һәм катнашучы предприятиеләрнең потенциаль тәэмин итүчеләр сыйфатында чыгыш ясау тәкъдимнәрен карадылар, шул исәптән B2B очрашуларында да. Шулай ук чара кысаларында азык-төлек һәм азык-төлек булмаган продукция җитештерүчеләрнең дегустация мөмкинлеге белән күргәзмәсе узды.

Чарада 100дән артык республика азык-төлек булмаган товарлар һәм азык-төлек җитештерүчеләре катнашты, алар үз продукцияләрен «Магнит» сәүдә челтәренә җиткерергә телиләр. Магнит сәүдә челтәре – ул төбәктә 960тан артык кибет, бөтен ил буенча 29 меңнән артык сәүдә ноктасы.

Исегезгә төшерәбез, Тәэмин итүче көне – эре бизнесның республиканың кече җитештерүчеләре белән квартал саен очрашулары. Элегрәк очрашулар төзелеш, машина төзелеше, нефть химиясе компанияләрен, шулай ук республиканың сәнәгать парклары резидентларын үз эченә алган иде. Анда Татарстанның 1000 эшкуары катнашты.

Татарстан Республикасында бизнеска ярдәм итү Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International