Оман делегациясенә Татарстан Республикасының икътисадый потенциалын тәкъдир иттеләр

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген KazanForum кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Оман икътисад министры Сәид Бен Мөхәммәт Әл-Сагри җитәкчелегендәге Оман делегациясе белән очрашты. 

Кунакларны сәламләп, Мидхәт Шаһиәхмәтов «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 15 нче халыкара икътисадый форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Һәм Татарстан Оман белән Россия-Оман мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән элемтәләрне үстерүгә зур әһәмият бирә, дип билгеләп үтте.

Министр кунакларга республиканың икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итте, үсешнең өстенлекле юнәлешләре, республикада гамәлгә ашырыла торган инвесторларның уңышлы эшләве өчен төбәктә булдырылган шартлар турында сөйләде.

Яклар икътисад, сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүне карады. Шулай ук фәнни-мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мөһим, дип билгеләп үтелде. Моннан тыш, инновацияләр һәм технологияләр өлкәсендә дә. 

Ул шулай ук Татарстанның бүген Россиядә партнерлык (ислам) финанслары принципларын кертү буенча сынау төбәге булуын да билгеләп үтте. Хәләл индустриясен үстерү буенча актив эш бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International