ТР Икътисад министрлыгында партнерлык (ислам) финансларын үстерү турында фикер алыштылар

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов партнерлык финанслары кысаларында эшләүче кредит һәм финанс оешмалары вәкилләре һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре белән берлектә киңәшмә үткәрде.  

Киңәшмә кысаларында системалы мәсьәләләр, экспериментны гамәлгә ашыру барышы, KazanForum-2024 булачак партнерлык (ислам) финансларын үстерү буенча чаралар планы, ислам финансларының  http://ifhub.ru/ бердәм мәгълүмат порталын үстерү турында фикер алыштылар. 

Министр тагын ике компаниянең партнерлык финанслары экспериментында катнашучылар рәтенә керүен хәбәр итте. «НурФинанс» ҖЧҖ һәм «Мирас финанс компаниясе» ҖЧҖ партнерлык финанслары буенча экспериментта катнашучылар реестрына кертелгән. Бүгенге көндә 20 оешма ислам банкингы буенча экспериментта катнаша, шуларның 16сы Татарстан Республикасында эшчәнлек алып бара.

Утырыш барышында ул базарда катнашучыларны эшчәнлек нәтиҗәләре, гамәлгә ашырыла торган финанс продуктлары, операцияләр буенча килешүләр, эксперимент кысаларында актуаль мәсьәләләр һәм үсеш перспективалары турында тыңлады. 

Шулай ук киңәшмәдә форум кысаларында партнерлык финансларына багышланган чараларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре тикшерелде. Партнерлык (ислам) финанслары темасына багышланган Татарстан Республикасы стендында партнерлык финанслары кысаларында эшләүче финанс һәм кредит оешмалары тәкъдим ителәчәк.  Моннан тыш, форумда Россия Банкының «Россиядә партнерлык финанслары: яңа тәҗрибә, беренче бәяләмәләр» панель сессиясе һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Партнерлык финанслары буенча эксперимент үткәрү буенча экспертлар советы утырышы узачак.

Исегезгә төшерик, 2023 елның 1 сентябреннән Россиянең дүрт төбәгендә – Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда – партнерлык (ислам) финансларын кертү буенча ике еллык эксперимент эшли башлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International