Татарстан Республикасы Гарантия фонды ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән «ДАМАН» яңа финанс продуктының ярашлы булуы турында карар алды

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

2024 елның 16 февралендә Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле һәм Дәүләт Думасы Икътисадый сәясәт комитетының уртак күчмә утырышы кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшинга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасының «ДАМАН» поручительлеген бирү буенча яңа финанс продуктына рөхсәт бирү турындагы карар тапшырды.

Рәсми документны тапшыру тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

«Даман» продукты ярдәмендә Татарстан Республикасы эшкуарлары шәригать нормалары нигезендә Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәменнән файдалана алачак.

Белешмә: Татарстан Республикасы «Россия Федерациясенең аерым субъектларында партнерлык финанслары буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча эксперимент үткәрү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 04.08.2023 ел, №417 федераль закон буенча сынау проектын гамәлгә ашыруда катнашучыларның берсе булып тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International