Оперштаб, ТР Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты утырышында республиканың 2023 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары каралды

2024 елның 16 феврале, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле уртак утырышы һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитетының күчмә утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Мурат Керефов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Беспрозванных, Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Иван Чебесков, «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина, «Инжиниринг һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәге» АҖ генераль директоры Павел Дворниченко, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов, Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) җитәкчесе Юрий Зубов, «Корпорация МСП» АҖ генераль директоры урынбасары Андрей Железняков һәм башкалар катнашты.

Утырышка кадәр катнашучылар күргәзмәдә булдылар, аның кысаларында Татарстанның югары технологияле компанияләренең, университет технология эшкуарлыгы вәкилләренең, үз ихтыяҗлары өчен җитештерүче предприятиеләрнең һ.б. проектлары белән таныштылар.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, яңа санкцияләр кертелүгә һәм икенчел санкцияләрне киңәйтүгә, кредит-акча сәясәтен кырысландыруга карамастан, Татарстан предприятиеләре җитештерүне үстерүне дәвам итә, инвестицион активлыкны саклап кала һәм логистиканы һәм сату базарларын үзгәртеп кора.

«Кече һәм урта бизнес предприятиеләренең формалаштырылган ныклык запасы һәм өзлексез эшләве, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының килешенгән гамәлләре һәм дәүләт ярдәм чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2023 ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продуктын 103,6% үстереп, 4 трлн.сумнан артып китте», – дип билгеләп үтте төп докладында Мидхәт Шаһиәхмәтов. Ул ассызыклаганча, икътисад структурасында иң зур өлешне сәнәгать алып тора. Шул ук вакытта сәнәгать җитештерүе динамикасына төп өлеш эшкәртү тармаклары һәм, беренче чиратта, машина төзелеше белән тәэмин ителә.

Төп күрсәткечләр арасында Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук төп капиталга инвестицияләр күләменең үсешен билгеләп үтте, ул узган ел 1 трлн.сумнан артып киткән, бу узган ел белән чагыштырганда 11%ка күбрәк. Төзелеш эшләренең күләме 15,1 процентка артып, 708 млрд.сумга кадәр җиткән; ваклап сату әйләнеше 11,3 процентка артып, 1,4 трлн.сум булган; реаль уртача хезмәт хакы 11,3 процентка артып, 60 мең сумга җиткән.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, узган елда махсус икътисадый зоналарга 26 яңа резидент җәлеп ителгән.

«Реаль сектордан бизнес үсешенә булдырылган инфраструктураны, аерым алганда, сәнәгать паркларын нәтиҗәле куллану ярдәм итә. Сәнәгать парклары территориясендә 1600дән артык предприятие һәм 65 мең кеше эшли», – дип өстәде ТР Икътисад министрлыгы башлыгы.

Татарстан Рәисе, үз чиратында, федераль хөкүмәткә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Республикада булган һәр нәрсә, ирешелгән барлык икътисадый нәтиҗәләр – безнең уртак эшебез, уртак хезмәтебез. Федераль хөкүмәт, президент ягыннан зур федераль ярдәм алабыз, – диде ул. – Без бик тыгыз эшлибез. Мидхәт Рәфкать улы (ТР икътисад министры), командагызга рәхмәт, сез үзегезнең эчке эшегезне дә, федераль партнерлар һәм хезмәттәшләрегез белән тыгыз хезмәттәшлекне дә булдыра алдыгыз. Әлбәттә, җитештерүчеләребезгә дә рәхмәт белдерәсе килә, безнең югары нәтиҗәләрдә – хезмәт коллективларының, җитәкчеләренең зур казанышы бар».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: бүген оборона-сәнәгать комплексы эше аеруча мөһим. «Махсус хәрби операция өлешендә безнең үз өлешебез бар, – диде ул. – Бу юнәлешкә безнең предприятиеләр һәм эшкуарлар зур өлеш кертә. Рәхмәт сүзләре сезгә!»

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның эшен уңай бәяләде. «Бүген республикада ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге оператив штаб предмет буенча һәм конкрет эшли, – диде ул. – Илкүләм проектларда, региональ программаларда билгеләнгән барлык бурычларыбыз тормышка ашырылды».

Шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшен Россия Федерациясенең икътисадый үсеш урынбасары Морат Керефов та уңай бәяләде.

 «Тулай төбәк продуктының үсеше, эшлекле активлыкның  төзелеш, ваклап сату әйләнеше кебек төп күрсәткечләре буенча Татарстан Республикасының үсеш темпы Гомумроссия күрсәткечләре белән чагыштырырлык яки ышанычлы рәвештә аларны уздыра да. Иң мөһиме, аеруча бүгенге шартларда – бу үсеш структур характерда. Димәк, илебез технологияләренең бәйсезлеген арттырырга һәм җитештерүне локальләштерүне тәэмин итәргә кирәк булган тармакларда бара», – дип билгеләп үтте икътисадый үсеш министры урынбасары Морат Керефов.

Утырыш Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International