Татарстан экспорт эшчәнлеген башлау өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе дип танылды

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Россия экспорт үзәге 2023 елда экспортка ярдәм итү төбәк үзәкләренең эшенә йомгак ясады һәм экспорт эшчәнлеген башлау өчен иң яхшы шартлар тудырылган төбәкләрне билгеләде. Татарстан Республикасы ТОП-10 исемлегенә керде. 

Саранскида экспортка ярдәм итү инфраструктурасының Бөтенроссия конференциясе барышында ЭЯҮ рейтингы тәкъдим ителде, дип хәбәр итә РЭҮ. Рейтингка аерым игътибар бирелә, чөнки ул төбәк хакимиятләренең һәм экспортка ярдәм итү үзәкләренең кече һәм урта бизнес экспортын үстерү өчен уңай шартлар тудыру буенча тырышлыкларын бәялиләр.

Татарстанда компанияләрнең экспорт потенциалын үстерүгә аерым игътибар бирелә. Республика һәм федераль үзәк башлангыч һәм гамәлдәге экспортерларга 50 төрле ярдәм чарасын бирә. Комплекслы ярдәм предприятиеләрнең үз чыгымнарын киметергә яки шактый киметергә, шулай ук тышкы базарларда эшләүнең төрле мәсьәләләре буенча экспертлар ярдәмен алырга мөмкинлек бирә. Ярдәм берьюлы ике илкүләм проект кысаларында тормышка ашырыла: «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт».

2023 елда Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан республиканың 70тән артык компаниясе Россиядә һәм аннан читтә 29 халыкара күргәзмәдә катнашты, 150дән артык белем бирү һәм мәгълүмат чаралары – вебинарлар, семинарлар, түгәрәк өстәлләр, акселерация программалары үткәрелде.

«2023 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында республика экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларга 3000нән артык хезмәт күрсәтте. Комплекслы ярдәм нәтиҗәләр китерә – экспортерлар саны ел саен арта, узган ел үзәк 79 эшкуарны экспортка чыгарды», – дип билгеләп үтте Татарстанда Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Альбина Гергерт. 

Исегезгә төшерәбез, экспорт эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы шартлар булдыру һәм үстерү программалары РФ Президенты  Владимир Путин Указы нигезендә төзелгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International