Сәрия Сираҗиева «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәләре эше кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева 5 төбәк проекты: «Өлкән буын», «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме», «Мәшгульлеккә ярдәм», «Җәмәгатьчелек сәламәтлеген ныгыту», «Спорт – яшәеш нормасы» буенча «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм планнар турында сөйләде. 

Социаль ярдәм мәсьәләләре буенча очрашу РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъза-депутаты Татьяна Ларионова рәислегендә барлык дәрәҗәдәге депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында узды.

Үз докладында Сәрия Сираҗиева билгеләп узганча, 2024 елда илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыруга 25,5 млрд сум күләмендә финанс лимиты бүлеп бирелде, шулардан 14,1 млрд.сумы –федераль бюджет акчалары, 11,4 млрд.сумы – республика бюджеты акчалары.

Бүлеп бирелгән акчага 283 социаль әһәмиятле объект төзелешен дәвам итү, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын яхшырту өчен җиһазлар сатып алу, гаиләләргә һәм эшкуарларга ярдәм күрсәтү, туризм өлкәсен үстерү һәм цифрлаштыру чаралары планлаштырыла.

2024 елда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 2,4 млрд.сум күләмендә финанс лимиты планлаштырылган, шул ук вакытта әлеге акчаларның төп өлеше – 2,2 млрд.сум күләмендә Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә рәвештә бүлеп бирелгән.

2,2 млрд.сум күләмендәге төп акчаларны «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» төбәк проектын гамәлгә ашыруга юнәлтү планлаштырыла.

Өлкән яшьтәге гражданнарны озак вакытлы карау системасын булдыруга, шулай ук өлкән буын турында кайгыртуга «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында 88 млн.сум акча юнәлтү планлаштырыла.

Һөнәри белем һәм яңадан укытуны оештыру, хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү һәм мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча «Мәшгульлеккә ярдәм итү» төбәк проекты кысаларында чаралар үткәрү өчен 49,3 млн.сум каралган.

«Спорт – яшәеш нормасы» төбәк проекты кысаларында 2024 елда 63 млн.сум финанслау лимиты планлаштырылган.

Бүлеп бирелгән акчаларны үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында Татарстанның спорт мәктәпләре һәм олимпия резервы мәктәпләре өчен җиһазлар һәм экипировка сатып алу чараларын гамәлгә ашыруга юнәлтү планлаштырыла. 

Татарстанда гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар республиканың һәр гражданинының тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр алуына юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International