Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында стратегик бизнес-миссия сессиясе йомгаклары һәм Татарстан Республикасының Стратегик инициативалар агентлыгы һәм ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлек перспективалары буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә Татарстанның СИА һәм ВЭБ.РФ уртак бизнес-миссиясен, шулай ук регионнар үсешенең төп юнәлешләрен эшләү буенча стратегик сессия үткәрү өчен сайлануы өчен рәхмәт белдерде. Ул төбәкнең 2023 ел нәтиҗәләре буенча ирешкән икътисадый күрсәткечләре турында кыскача мәгълүмат бирде.
«Республика зур юл үтте, һәм бу потенциал мәсьәләсе генә түгел. Без бөтен потенциал тулысынча тормышка ашырыла дип әйтә алабыз. Без катнашкан һәм сез башлап җибәргән уртак проектлар өчен бик зур рәхмәт. Әйтергә кирәк, күп кенә субъектлар проектларны башлап җибәрәләр, әмма аларны һәрвакытта да нәтиҗәгә китермиләр. Сез башлап җибәргән барлык проектлар – алар конкрет нәтиҗә белән тәмамлана», – диде ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.
Киңәшмә тәмамлангач, анда катнашучылар массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирделәр.
Игорь Шувалов, аерым алганда, БРИКС саммиты турында җавап биреп, болай дип хәбәр итте: «БРИКСта безнең рәислек итүнең өстенлекләре Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнде. Без, үсеш корпорациясе буларак, быел БРИКС банкара берләшмәсен җитәклибез. Без берничә финанс проектны алып барабыз, шул исәптән милли валюталарда исәп-хисапларны арттыру, альтернатив исәп-хисап системаларын булдыру, башкалар өлешендә дә. Көн тәртибе буенча эш күп. Һәм без «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында, һәм башка инициативалар кысаларында көн тәртибен тагын нәрсә белән тутырырга мөмкинлеген карап чыгачакбыз».
Татарстан белән хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Игорь Шувалов төбәктә башланган барлык проектларның һәрвакыт тәмамлануын ассызыклады. «Бездә бер генә тәмамланмаган проект та юк, – диде Игорь Шувалов. – ВЭБ.РФнең Татарстан Республикасы белән барлык проектлары да һәрвакыт уңышлы. Бу БРИКС яки безнең гадәти партнерлык эше булырмы – мондый эш һәрвакыт кызыклы».
Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева Казанда «Барысы да балалар өчен» инклюзив үзәгендә булуы турында сөйләде. Ул үзәккә килүчеләр – үзенчәлекле балаларның әниләре белән аралашып, балалар киемнәре җитештерү остаханәсендә булды. Журналистлар белән тәэсирләре белән уртаклашты: «Үзәк бик ошады. Бу авыру балалы әниләр өчен көндезге тору үзәге. Аларның күбесе ятып тора торган, һәм әни яки әти кешенең эшләргә мөмкинлеге юк, чөнки алар бөтен вакытларын бала карау өчен бирәләр. Шуңа күрә мондый үзәкләр башка мохиткә керергә, бераз ял итәргә һәм шундый ук әниләр белән аралашырга мөмкинлек бирә. Бу вакытта балага тиешле карау үткәрелә. Шулай ук үзәктә үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен махсус кием тегү цехы да оештырылган. Мондый продукциягә ихтыяҗ бар. Ил масштабында без беләбез, мондый балаларга кием кирәк, бу аларга мөстәкыйль булырга, кайгырту процедураларын уңайлы үткәрергә мөмкинлек бирә. Мондый производствоның сәнәгать масштабында оештырылуын теләр идек».
Светлана Чупшева сүзләренчә, үзәк җитәкчесе продукцияне сертификацияләү процедуралары белән СИА ягыннан ярдәмгә мохтаҗ. «Без модельнең бөтен ил буенча таралуын төгәл хуплыйбыз. Чөнки мондый структурага ихтыяҗ һәр шәһәрдә, һәр төбәктә бар. Бу пункт төбәк социаль стандартына кертелгән, ул бүген ил Президенты кушуы буенча төбәкләр өчен база рекомендациясе буларак СИА тарафыннан гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә мондый модель субъектлар тарафыннан кабул ителер дип өметләнәбез».
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, журналистларның ВЭБ.РФ белән хезмәттәшлек турындагы сорауларына җавап биреп, Татарстанның ВЭБ белән яхшы мөнәсәбәтләр тарихы бар, диде. Ул, аерым алганда, моношәһәрләргә ярдәм итү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек турында сөйләде.
«Моношәһәрләр турында сөйләсәк, бу зур проект, аны гамәлгә ашыру моношәһәрләрдә бу вакыт эчендә 18 мең эш урыны булдырырга һәм 56 млрд сум шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирде», – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда ВЭБ.РФ белән партнерлыкта өч мәктәп төзелгән. «Узган ел ВЭБ.РФ ярдәмендә без өч мәктәпне вакытында төзи алдык, – диде ул. – Бүген без шулай ук берничә проект турында фикер алыштык. Шул исәптән – СПГ җитештерү өчен җиһазлар булдыруга бәйле уникаль проект, шулай ук «Развитие» сәнәгать паркын алга таба үстерү (Чаллыда). Сораулар күп. Без тыгыз элемтәдә эшлибез һәм ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле», – дип ассызыклады ТР Рәисе.
Игорь Шувалов та өстәп әйтте: «Татарстан икътисады көчле һәм төрле. Һәм, ахырда, республиканың талантлы җитәкчелеге соңгы 30 елда республика Россия Федерациясенең иң көчле субъектларының берсе булсын өчен барысын да эшләде. IT, туризм – өтер аша тармакларны теләсә күпме санарга мөмкин. Барлык күренешләрдә дә Татарстан икътисады югары конкурентлы булырга мөмкин. Шуңа күрә без республика бизнесына һәм республика җитәкчелегенә ярдәм итүче теләсә нинди проектка керешергә әзер булачакбыз. Минемчә, монда бернинди чикләүләр дә юк – бу социаль өлкә яки сәнәгать өлкәсе булсынмы. Барлык юнәлешләр буенча да мин уңыш көтәм, иң мөһиме – проект үз-үзен акласын. Ә ИТ һәм туризм тармаклары – республиканың конкурентлы өстенлеге».
Светлана Чупшева «Үзебезнекеләрне бел» брендлар конкурсында » ни өчен Татарстанның гаризалар саны буенча иң актив булуы турында аңлатма биреп узды.
«Монда, Татарстанда, йөзләгән кызыклы һәм уңышлы брендлар бар, – диде ул. – «Үзебезнекеләрне бел» конкурсы ел саен Президент кушуы буенча ВЭБ.РФ һәм Росконгресс белән берлектә үткәрелә. Җиңүчеләр безнең партнерлардан – федераль каналлардан федераль мәгълүмати ярдәм алачак».