СИА брендлар конкурсында катнашучылар өчен 2024 елда белем бирү программасын башлап җибәрәчәк

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) Россиянең үсеп килүче брендлары конкурсында катнашучы эшкуарларның төп сорауларына туры килә торган акселерация программасын әзерли. Бу хакта СИА генераль директоры Светлана Чупшева Казанда узган Россия төбәкләрен үстерүнең төп юнәлешләрен эшләү буенча стратегик сессия вакытында хәбәр итте.

«Быел без иҗади индустрияләр, брендинг, маркетинг өлкәсендә белгечләр белән зур белем бирү программасын башлап җибәрәбез. Җиңүчеләр генә түгел, брендлар конкурсында катнашучылар да аны узар дип өметләнәбез, һәм бу аларга икътисадый күрсәткечләрдә үсәргә, чит илләргә чыгарга һәм белем бирү программасы барышында беренче чит ил контрактларын төзергә мөмкинлек бирәчәк», – диде Светлана Чупшева.

Яңа базарларга чыгуда ярдәм итү – бүген Татарстан бизнесының төп сорауларының берсе. «Барлык кыенлыкларга һәм чикләүләргә карамастан, безнең предприятиеләр яңа кооператив һәм логистик элемтәләр төзиләр. Дус илләр белән экспорт күләме 2,5 тапкырга артты, кайбер тармаклар импортка бәйлелекне шактый киметеп, ватан товарларына юнәлдерелде», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе.

Сессиядә катнашучылар – «Азбука сыра» брендлары һәм «Түбәтәй» заманча татар ашлары рестораннары челтәре вәкилләре – конкурста катнашучыларга мәгълүмати ярдәм күрсәтүнең, төбәкләрнең мәдәни үзенчәлеген алга сөрүнең мөһимлегенә дә игътибар иттеләр. Россиянең үсеп килүче брендлары конкурсына Татарстаннан илдә иң күп гаризалар килгән – якынча 1,7 мең.

Моннан тыш, стратегик сессиядә республика халкы «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына биргән проектлар турында фикер алыштылар. Краудплатформада алар 335 проект тәкъдим иткән, шуларның өчтән бере – «Халыкның тормыш сыйфаты» номинациясендә. Аерым алганда, шәһәрне яктырту системалары мисалында шәһәр мохитен үзгәртү буенча карар тәкъдим ителә. Проектның инновациялелеге шәһәр урамнарын яктырту системасы компонентларын һәм бина фасадларын яктыртуны идарә итү системасын синхронлаштырудан гыйбарәт. Инновация кертү бу элементларны бердәм челтәргә берләштерергә, энергия чыгымнарын киметергә һәм шәһәр мохитенең архитектура-сәнгать сыйфатларын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Тагын бер проект – «Барысы да балалар өчен» инклюзив үзәген булдыру, анда үсешендә үзенчәлекләре булган балаларның әниләре эшли, ә аларның балалары белән бу вакытта белгечләр шөгыльләнә. Идея лидерыннан инде моңа охшаш үзәкләр чыгарган продукцияне  («Барысы да балалар өчен»  сәламәтлеге чикле булган балалар өчен кием-салым тегүгә махсуслашкан) сертификацияләү процедурасын үтү һәм масштаблы җитештерү өчен шартлар тудыру өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать бирелгән.

«Без мондый модельнең бөтен ил буенча таралуын төгәл хуплыйбыз, мондый инфраструктурага ихтыяҗ һәр шәһәрдә һәм төбәктә бар. Бу пунктны без региональ социаль стандартка керттек, аны СИА Президент кушуы буенча регионнар өчен база тәкъдиме буларак гамәлгә ашыра», – диде Светлана Чупшева.

Сессиядә катнашучылар шулай ук шәһәр мохитенең сыйфатын күтәрү, КУЭ, туризм һәм креатив индустрияләрне үстерү буенча проектлар турында фикер алыштылар.

Татарстан – СИА һәм ВЭБ.РФ бизнес-миссия белән килгән дүртенче регион. Мондый сәфәрләрнең максаты – җирле хакимият вәкилләре, төбәк халкы, эшкуарлар һәм экспертлар белән бергә төбәкне һәм тулаем илне үстерү буенча яңа проектлар һәм программалар формалаштыру.

«Без эшкуарлар, региональ командалар, җәмәгатьчелек вәкилләре, коммерцияле булмаган сектор белән очрашабыз. Илнең киләчәк үсеше турында төрле мәсьәләләр буенча фикер алышабыз: демография, технологик үсеш, кадрлар потенциалы, ресурслар, азык-төлек. Нәкъ менә шушы дискуссияләрдә һәм очрашуларда яңа стратегик инициативалар һәм проектлар туа, без аларны Күзәтчелек советында ил Президентына, СИА Күзәтчелек советы рәисенә тәкъдим итәбез», – диде Светлана Чупшева.

«Президент билгеләгән ил үсешенең көн тәртибе бик киң. «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына әзерлек кысаларында һәм башка инициативаларыбыз кысаларында бу көн тәртибен ничек тутырырга икәнлеген карыйбыз», – дип билгеләп үтте ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International