2024 елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан бизнесына комплекслы ярдәм саклана

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган брифингта хәбәр итте. 

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда илебез Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2023 елга билгеләнгән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының барлык максатчан күрсәткечләренә һәм нәтиҗәләренә ирешелгән.

Моннан тыш, төп ставканың артуына карамастан, бизнес өчен ташламалы программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Эшкуарлар финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын онлайн рәвештә МСП.РФ цифрлы платформасында һәм «Минем экспорт» платформасында ала ала. 

Икътисад министры билгеләп үткәнчә, 2024 елга эшкуарлык климатын яхшырту буенча төп өстенлекләр булып бизнесның сыйфатлы үсешен тәэмин итү һәм аның микродан кече компанияләргә, кече компанияләрдән урта компанияләргә күчү һәм икътисадның реаль секторында предприятиеләрнең өлешен арттыру тора.

Спикер сөйләвенчә, куелган бурычларга ирешү өчен Татарстан Республикасында КУЭ үсешенең мөһим мәсьәләләренә кагылышлы чаралар планы әзерләнгән һәм уздырылган стратегик сессияләр һәм бизнес һәм иҗтимагый берләшмәләр белән очрашулар нәтиҗәләре буенча алынган кире элемтәне исәпкә алып формалаштырылган.

План 9 юнәлеш буенча формалаштырылган:

1. КУЭ субъектларының, шул исәптән башлангыч субъектларның, финанс ресурсларына керүен киңәйтү. 

2. Эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына ярдәм чараларын цифрлаштыруны камилләштерү.

3. Индустриаль (сәнәгать) паркларны үстерү.

4. КУЭ субъектларының экспорт потенциалын үстерү.

5. КУЭ субъектлары җитештергән продукцияне сату базарларын үстерү һәм КУЭ субъектларының эре бизнес белән үзара хезмәттәшлеген (кооперациясен) төзү.

6. Җирле (республика) брендларга ярдәм итү һәм аларны алга җибәрү.

7. Эшкуарлыкны популярлаштыру һәм халыкны эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү буенча шартлар тудыру.

8. КУЭ субъектларының кадрлар потенциалын үстерү.

9. Җирле идарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру.

Гомумән алганда, 2024 елда республика ярдәменә каралган акчалар күләме, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында да, элеккеге күләмдә саклана.

«Сыйфатлы үсеш бурычларыннан чыгып, басым беренче чиратта икътисадның реаль секторындагы бизнеска һәм башлангыч эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк», – дип билгеләп үтте министр. 

Бизнесның күрсәтелгән категорияләре өчен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 6 млн сумнан 15 млн сумга кадәр арттырылган финанслау суммасы белән ташламалы лизинг биреләчәк. Бизнеска ярдәм итү өчен стартта еллык 2% ставкасы буенча ташламалы микрозаймнар программасы эшли башлады, финанслау суммасы 2 млн сумнан 3 млн сумга кадәр арттырылды.

Ярдәм алу процессын тизләтү максатыннан «Росатом» дәүләт корпорациясе белән берлектә финанс ярдәменә – микрозаймнарга, гарантияләргә һәм лизингка гаризаларны карау процессы оптимальләштереләчәк.  

Мидхәт Шаһиәхмәтов оптимизация клиент-үзәклелек, адреслылык һәм чараларны алу процедурасын гадиләштерү хисабына чараларның ирешүчәнлеген арттыру принципларына нигезләнгәнлеген ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектында каралган. Аны Президент  Владимир Путин башлап җибәрде, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары  Андрей Белоусов гамәлгә ашырылуына кураторлык итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International