Икътисад министрлыгында бизнеска административ йөкләнешне киметү һәм җайга салу йогынтысын бәяләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан 2023 елда бизнеска административ йөкләнешне киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру һәм җайга салу йогынтысын бәяләү нәтиҗәләре буенча стратегик сессия үткәрелде.

Чара икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина рәислегендә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, республиканың контрольлек (күзәтчелек) органнары, муниципаль контроль органнары, иҗтимагый оешмалар һәм ассоциацияләр вәкилләре катнашты.

2024 елда профилактик чаралар санын арттыру, бизнес вәкилләрен җәлеп итеп, Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары проектлары өстендә эшләү, шулай ук контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан профилактика инструментларын куллану, хәтәрлек юнәлеше алымын куллану мөмкинлекләре буенча мәсьәләләр тикшерелде.

Стратегик сессия барышында аерым контрольлек (күзәтчелек) органнары: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Спас муниципаль районы профилактик визитларының максималь саны белән уңай эш тәҗрибәсе каралды.

Стратегик сессиядә катнашучылар тарафыннан профилактик визитлар, тикшерүләр үткәргәндә проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары  тикшерелде.

2024 елга контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан контроль (күзәтчелек) һәм профилактика чараларының гомуми исәбендә профилактика чараларының өлешен 95%  кадәр арттыру планлаштырыла.

Киңәшмә барышында шулай ук Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү мәсьәләләре дә күтәрелде.

Норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне үстерү һәм чаралар үткәрү буенча тәкъдимнәрне 8 (483) 524 91 29 телефоны яки электрон адрес буенча җибәрергә мөмкин: Natalya.Tolcheeva@tatar.ru.

«Җайга салу йогынтысын бәяләү» блогы белән Икътисад министрлыгы сайтында «Норматив документлар» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International