Татарстанда бизнес өчен маркетологлар мәктәбе эшли башлый

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Маркетологлар мәктәбе» бушлай мастер-класслар сериясен башлап җибәрә. Курс спикерлары клиентларны җәлеп итәргә һәм саклап калырга, табыш алырга ярдәм итүче алымнар җыелмасын бирәчәк.

Ачык мастер-класслар сишәмбе көннәрендә: 16 һәм 30 гыйнварда, 13 һәм 27 февральдә 9.30-11.30 сәгатьләрдә, Петербург урамы, 28 нче йорт адресы буенча узачак.

Гыйнвар чаралары сату һәм брендның танылу дәрәҗәсен арттыру, шулай ук ел өчен маркетинг планын эшләү белән бәйле булачак. Февраль аенда очрашуларның төп темасы реклама чыгымнары булмаган брендның популярлыгына бәйле булачак.

Реклама буенча очрашуларны алып баручы – эшкуар һәм маркетолог Диләрә Фәтхуллина.

Катнашу бушлай, һәр мастер-класска МСП.РФ цифрлы платформасында «Бизнеска ярдәм чаралары» бүлегендә теркәлү кирәк, аннан соң «Минем бизнес» үзәге үткәргән укыту чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.

Татарстанда укыту чаралары РФ Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International