Татарстан эшкуарлары 15 гыйнварга кадәр бөтен илгә үз брендлары турында хәбәр итә ала

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Владимир Путин йөкләмәсе буенча Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Росконгресс фонды тарафыннан оештырылган «Үзебезнекеләрне бел» яңа Россия брендлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты 15 гыйнварга кадәр бара. 

Татарстан Республикасы эшкуарларыннан илнең перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү максатыннан оештырылган конкурста катнашу өчен 300 якын гариза килгән инде. 

Гаризалар биш юнәлеш буенча кабул ителә: «Азык-төлек һәм туклану», «Кулланучылар товарлары», «Креатив», «ИТ», «Югары технологияләр». Махсус номинацияләр: «Инклюзия», «Иң кыю идея».

Татарстан «Үзебезнекеләрне бел» конкурсына гаризалар саны буенча лидер булып тора. Республиканың 30дан артык районыннан килгән эшкуарлар һәм үзмәшгульләр конкурсның барлык 7 номинациясе буенча гариза биргәннәр. 

Җиңүче компанияләр маркетплейсларда һәм медиада пропагандалауда ярдәм алачак, укыту программаларына керү, бизнес-экспертлар белән шәхси очрашулар, бизнес-берләшмәләрдә әгъзалык, эре чараларда бушлай катнашу, шулай ук грант ярдәме алачак. Җиңүчеләрне сайлаганда ел өчен әйләнешенең үсеш темплары, проект партнерларының һәм компания теркәлгән төбәкләрнең бәясе, конкурс жюриеның фикере, компаниянең социаль проектларда, конкурс партнерларының проектларында һәм программаларында катнашуы исәпкә алыначак. Конкурс партнерлары арасында – Беренче канал, МАЕР медиахолдингы, Симпл, Zenden, Заспорт һәм башкалар. Быел оештыручылар шулай ук брендларга иң яхшы ярдәм итүче төбәкләрне дә билгеләп үтәчәк.

Конкурсның беренче сезонында илнең барлык төбәкләреннән 5 меңгә якын бренд катнашкан, Татарстан гаризалар саны буенча ун төбәк арасына кергән. 

Исегезгә төшерәбез, илебез брендларына ярдәм РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International