Татарстан Икътисад министрлыгы эшкуарларга ярдәм чаралары турында туры эфир үткәрәчәк

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Иртәгә, 19 декабрьдә 13.30 сәгатьтә, Икътисад министрлыгының ВКонтактедагы битендә  эшкуарлар өчен туры эфир узачак, анда гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында җентекләп сөйләячәкләр. Туры эфир темасы: «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чаралары.

ТР икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова һәм Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры урынбасары Эмил Хисмәтов туры эфир спикерлары булачак.

Эшкуарларга кызыклы сораулар бирергә мөмкинлек биреләчәк. Шулай ук сорауларны пост астында комментарийларда алдан калдырырга мөмкин. 

Туры эфирга мөстәкыйль тоташу өчен сылтама буенча: https://vk.com/wall-192531945_1264

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International