ВЭБ.РФ төркеме ярдәме белән Татарстан Республикасында зур склад комплексы төзелде

2023 елның 8 декабре, җомга

Татарстан Республикасының Зеленодольск шәһәрендә, «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә «Логист-Инвест» предприятиесе өчен склад комплексы төзелде. Бу максатларга ВЭБ.РФ төркеме 250 млн.сум акча бүлеп биргән, төбәктә 91 эш урыны булдырылган.

Барлыгы 8,5 мең кв. метрдан артык мәйданлы 6 склад төзелгән. Алар товарларны бушату, кабул итү, яңадан төрү, җыю һәм саклау өчен билгеләнгән. Факт буенча комплекс Татарстан Республикасына һәм тугандаш төбәкләргә килгән товарлар өчен, шулай ук Россиянең эре маркетплейслары аша сатучыларга фулфилмент хезмәтләре күрсәтү өчен тарату үзәге буларак кулланылачак. 

Проектның гомуми бәясе 310 млн сум тирәсе тәшкил итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International