Татарстанның 1000 эшкуары агымдагы елда дәүләттән гарантия ярдәме алды

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

2023 ел башыннан Татарстан Республикасы Гарантия фонды йөкләмәләреннән заем финансларын рәсмиләштергәндә бу мөмкинлектән 1000нән артык төбәк эшкуары файдаланган. 

Искәртеп узабыз, ТР Гарантия Фондына нигез салынганнан бирле (2012 ел) республиканың 4000гә якын эшкуары  ярдәмнән файдаланганнар.

«Татарстан Республикасы Гарантия фондыннан ярдәм республика эшкуарлары арасында актуаль һәм ихтыяҗлы, моның турында 2023 елның 11 аенда 2022 елның бөтен чорында күрсәтелгән ярдәм күләменнән артып киткән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәткечләре дәлилли.

Әйтик, 2023 елда ярдәм институтларына 6,1 млрд сумлык 1005 поручительлек бирелде, бу республика эшкуарларына рекордлы 14,6 млрд сумлык заем финансларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин.  

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшкуарларга заем финансларын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирә

Гарантияле ярдәмнән Татарстанның барлык тармакларда диярлек эшчәнлек алып баручы эшкуарлары файдалана ала. Уен бизнесы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар, шулай ук кредит һәм иминият оешмалары гына искәрмә булып тора. 

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында үз бизнесының гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшертә, шулай ук  +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча консультация ала ала.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм Россия Федерациясе Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International