Татарстанның 1000нән артык курьеры үзмәшгульлек буенча онлайн-интенсив узачак

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

11 декабрьдә «Минем бизнес» үзәге һәм ТР Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында азык-төлек һәм әзер ризыклар китерү сервислары курьерлары өчен үзмәшгульлек буенча онлайн-интенсив үткәрәчәк. Чара 1000нән артык катнашучыны үз эченә алачак дип планлаштырыла. 

«Минем бизнес» региональ үзәге спикерлары Яндекс компаниясенең үзмәшгуль партнерлары өчен махсус рәвештә «Мин – үзмәшгуль» онлайн-интенсивын үткәрәчәкләр, анда үзмәшгульлекнең уңай яклары һәм лайфхаклары турында сөйләячәкләр, махсус салым режимының барлык үзенчәлекләрен ачачаклар һәм үзмәшгульләргә масштаблашу, үсү һәм эшкуар булып китү буенча киңәшләр бирәчәкләр. 

Интенсив нәтиҗәләре буенча тест узачак. Тест өчен күбрәк балл җыйган катнашучылар төп бүләк – электрон велосипед алачак.

«Курьерлар еш кына «үзмәшгульлек» статусында эшлиләр, шул ук вакытта әлеге статусның өстенлекләрен һәм эш үзенчәлекләрен белмиләр. Интенсивта катнашучылар үзмәшгульләргә ярдәм итү мөмкинлекләре турында беләләр. Татарстан Республикасында үзмәшгульләр эшчәнлегенә ярдәм итү кысаларында «Мин – үзмәшгуль» проектында катнашучы 10 иң яхшы курьер электр велосипеды, шулай ук уңайлы һәм нәтиҗәле китерү хезмәте өчен велосипедлар алачак», –  дип уртаклашты Линара Борһанова, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе.

Үзмәшгульләр өчен бушлай уку 11-20 декабрьдә узачак, теркәлү әлеге сылтама буенча: https://ya-samozanyatyy.ru/.

Оештыручы булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге тора. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда үзмәшгульләргә һәм бизнеска ярдәм итү программалары РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган һәм беренче вице-премьер  Андрей Белоусов кураторлыгындагы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International