Россия Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы ил төбәкләренең икътисадый үсеш министрлары белән беренче координацион киңәшмә үткәрде

2023 елның 1 декабре, җомга

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы оештырган чарада Татарстан Республикасы вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Киңәшмә 2023 ел йомгаклары, 2024 елга планнар һәм бурычлар турында фикер алышуга багышланган иде. Икътисад министрларының игътибары төбәкләрнең социаль-икътисадый үсеше, контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү, дәүләт хезмәтләрен үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләләренә юнәлтелде.

Максим Решетников билгеләп үткәнчә, соңгы елларда төбәкнең икътисад командаларына моңарчы күрелмәгән темпта эшләргә: башта антиковид чараларны, аннары антисанкцион программаларны интеграцияләргә, шул ук вакытта үсешнең стратегик бурычларын тормышка ашыруны дәвам итәргә туры килде. Аның сүзләренчә, Россия икътисадының үсеше фараздан югарырак булып чыкты, бу – РФ субъектларының зур казанышы.

Максим Решетников Президент куйган бурычны үтәү өчен эш өстенлекләрен билгеләде – озак вакытлы икътисадый үсешне тәэмин итү. Аның нигезендә үсә барган эчке базар һәм ихтыяҗ булачак. «Хәзер төбәкләр өчен иң мөһиме – бу үсештә булган ихтыяҗны ватан җитештергән товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итү. Димәк, Президент әйткәнчә икътисад үсешен тәэмин итү», – дип ассызыклады ул.

Монда инвестицияләр үсеше мөһим, дип дәвам итте министр. Хөкүмәт моның өчен күп төрле кораллар булдырды. «Бизнеска аларны кулланырга булышырга кирәк. Монда күп нәрсә сезнең актив позициягезгә һәм инвесторлар белән эшләү сыйфатына бәйле», – дип мөрәҗәгать итте ул региональ коллегаларына. Аерым алганда, Министрлык, бизнес таләп иткән инвестицияләрне саклау һәм аларга этәргеч бирү турында килешүләр механизмын (СЗПК) кулланмаган РФ субъектлары киләсе елда алардан файдаланачаклар, дип өметләнә.  

Ул төбәк үсеше инструментларына, шул исәптән инфраструктура бюджет кредитларына һәм 1704 программасына зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. «Яңа производстволар, озак вакытлы эш урыннары, озак еллар дәвамында бюджетларга тотрыклы керемнәр бирә торган проектлар кирәк, – дип ассызыклады министр. – Соңгы үзгәрешләрдән күренгәнчә, сез тәкъдим икътисадын, реаль секторны үстерү проектларына күбрәк игътибар бирә башладыгыз. Бу эшнең темпын киметмәү бик мөһим».

Ул эшкуарлык инициативасына ярдәм итү буенча төбәкләрнең уңышлы практикаларын тиражлауның мөһимлеген ассызыклады. Кече бизнесның сыйфатлы үсешен тәэмин итү һәм аның икътисадка керткән өлешен арттыру өчен өстенлекле тармаклардан, КУЭ+ категориясеннән компанияләргә ярдәм итү планлаштырыла, дип раслады министр.

«Әлбәттә, ярдәм чараларын берләштерү бик мөһим. Бездә тармак һәм тармакара программалар күп. Мин монда Икътисадый үсеш министрлыгы алга сөргән чараларга гына тукталып калмаска өндим. Без федераль дәрәҗәдә барлык ярдәм чаралары интеграторы булырга тырышабыз һәм сездән дә шуны ук көтәбез», – дип нәтиҗә ясады министр.

 

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы матбугат хезмәте материалы нигезендә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International