Казан эшкуарлары өчен социаль челтәрләрдә үсеш буенча мастер-класс үткәреләчәк

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Казанда «SMM ярдәмендә бизнес-мәсьәләләрне хәл итү, ә контентны галочка өчен генә бастырып чыгару түгел» дигән бушлай мастер-класс узачак. Чара 8 декабрьдә 15:30 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәгендә, Петербург урамы, 28 нче йортта узачак.

Спикерлар булып SMM-бүлек җитәкчесе Дарья Оставненко һәм SMM-менеджер Вероника Тяжева чыгыш ясаячак. Экспертлар SMM-бүлегенең грамоталы эш системасын ничек төзергә, шулай ук SMM-да максат кую, клиентлар белән эшне ничек төзергә, брифны анализлау һәм тутыру этабы, стратегия эшләү, контент-план төзү, коммерция аккаунтын шәхси блогтан алга этәрүдәге аермалар, социаль челтәрләр өчен контент булдыруда хаталар һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр.

Чара маркетологларга, PR-белгечләргә, SMM-белгечләргә, эшкуарларга, үзмәшгульләргә файдалы булачак. 

Мастер-класста катнашу бушлай, теркәлү МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә бар, алга таба «Минем бизнес» үзәге үткәргән укыту чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгендә бизнес өчен башка мөмкинлекләр турында белергә мөмкин: +7 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International