Татарстан эшкуарларына яңартылган «Сыналган бизнес» интернет-ресурсын тәкъдим иттеләр

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

2023 елның 17 ноябрендә Эшкуар йортында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, бизнес-берләшмәләр һәм контрольлек органнары өчен яңартылган «Сыналган бизнес» интернет-ресурсы презентацияләнде.

Презентацияне ачып, министрның беренче урынбасары Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, әлеге чарада «Сыналган бизнес» интернет-ресурсының функциональ мөмкинлекләре белән танышырга һәм контрольлек (күзәтчелек) органнары вәкилләренә сораулар бирергә мөмкин.

Чарада Эшлекле Россия Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Фермерлар ассоциациясе, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары вәкилләре, эшкуарлар һәм стартаперлар катнашты.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Прокофьева һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин күзәтчелектәге субъектларның бер төр бозулары һәм аларны бетерү юллары, планлаштырылган яңалыклар һәм тикшерүгә ничек әзерләнергә һәм аны минималь нәтиҗәләр белән ничек үтәргә кирәклеге турында докладлар белән чыгыш ясадылар. Презентация барышында контрольлек органнары вәкилләре эшкуарлардан килгән сорауларга җавап бирде.

Исегезгә төшерәбез, «Сыналган бизнес» – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм прокуратурасының уртак проекты. Бу Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен контрольлек (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның бушлай цифрлы платформасы.

Презентация шулай ук онлайн рәвештә дә трансляцияләнде. Видеоконференциягә республика контрольлек органнары, бизнес-берләшмә вәкилләре һәм башка кызыксынган затлар кушылды.

Узган презентациянең видеоязмасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/d/EFPU1uyTJPqd7g

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International