Татарстанда 150 кеше «Эш башлаучы эшкуарлар өчен бизнес-старт» программасында белем алачак

2023 елның 18 ноябре, шимбә

15-30 ноябрьдә Татарстанда эшкуарлык эшчәнлеге нигезләрен үзләштерергә теләүчеләр өчен яңа белем бирү программасы уза. Катнашучылар очрашуларга, вебинарларга, онлайн лекцияләргә һәм бизнес-экспертлар белән консультацияләргә бушлай йөриләр.

Беренче дәрестә 150 татарстанлы заманча модельләштерү ысулларын һәм технологияләрен кулланып, бизнес-идеяне чынбарлыкка әйләндерергә өйрәнде. Алда  яңа эш башлаган эшкуарларны ике атналык белем бирү программасы көтә, анда катнашучылар бизнес алып баруның хокукый һәм финанс нигезләре үзенчәлекләрен аңлый алачак, финанс максатлар куярга һәм бизнесны масштаблаштырырга өйрәнәчәк.

Укуның нәтиҗәсе күзгә-күз очрашу булачак, анда катнашучылар бизнес ачу буенча сораулар бирә, үз бизнес-проектларын яклый һәм жюри әгъзаларыннан эксперт бәяләмәсе ала алачак.

Укуны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International