Татарстан эшкуарларыннан гарантияле ярдәм алу өчен 1 меңнән артык гариза килгән

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

2023 ел башыннан Татарстан Гарантия фондына республика эшкуарларыннан «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча гарантияле ярдәмгә 1000 артык гариза килгән.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы Гарантия фонды белгечләре төбәк бизнесыннан гарантия ярдәме алу өчен 1 меңнән артык гариза эшкәрткән. Аларның 930ы уңай нәтиҗә алып, Татарстан эшкуарларына 5,7 млрд.сумлык поручительлек бирелгән. Алынган гарантия ярдәме аша республика эшкуарлары ярдәм институты өчен рекордлы сумма –  13,8 млрд сумлык заем финансларын җәлеп итә алганнар.

2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда Татарстан Республикасы Гарантия фондының бирелгән поручительлекләре саны – 71%, ә бирелгән поручительлекләр суммасы 103% арткан.

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесының гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшертә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала, шулай ук тел.:  +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган төбәк бизнесына ярдәм итү институтлары Россия Федерациясе Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында финанс, мәгариф һәм консультация ярдәме күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International