Татарстан эшкуарлары өчен хезмәткәрләрнең нәтиҗәле командасын формалаштыру турында лекция узачак

2023 елның 10 ноябре, җомга

23 ноябрьдә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән Казанда «Хезмәткәрнең нәтиҗәлелеген цифрлаштыру. Нәтиҗә өчен эшләүче команданы ничек оештырырга» темасына түләүсез лекция узачак.

Спикер булып Миләүшә Дворянова катнашачак, ул –  хәзерге социаль эшкуар, логопедия үзәкләре челтәренә нигез салучы

Җитәкчеләр еш кына үз хезмәткәрләренең эш нәтиҗәлелеген бәяләү проблемасы белән очраша. Төгәл критерийлар һәм үлчәү системасы булмаса, хезмәткәрнең үз бурычларын никадәр уңышлы башкаруын һәм аның эше компаниянең гомуми табышына ничек тәэсир итүен билгеләве кыен.

Лекциядә спикер компаниянең әйләнешен һәм табышын арттыру өчен бизнес-процессларны анализлау һәм цифрлаштыру, хезмәткәрләрнең нәтиҗәлелеген бәяләү критерийларын һәм метрикаларын билгеләү турында сөйләячәк.

Реаль очраклар мисалында, катнашучылар хезмәткәрнең эш анализы компаниянең нәтиҗәләрен яхшыртырга һәм аның әйләнешен һәм табышын арттырырга ничек ярдәм итә алуын аңлый алачак.

 

Чара 23 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәгендә Петербург урамы, 28нче йорт, 3нче кат адресы буенча узачак.

Теркәлү – МСП.РФ цифрлы платформасында, «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә, хезмәт: «Минем бизнес» үзәге үткәргән уку чараларына язылу» дигәнен сайларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстандагы «Минем бизнес» үзәгеннән барлык чаралар да эшкуарлар, үзмәшгульләр һәм гражданнар өчен бушлай уза һәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International