Достижения.рф сайтында Татарстанның әһәмиятле казанышлары өчен тавыш бирергә мөмкин

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 4 ноябрендә Мәскәүдә ВДНХ иң зур  «Россия» халыкара күргәзмә-форумы ачылачак, анда илнең һәр төбәге үз стендын тәкъдим итәчәк, шулай ук күргәзмәдә катнашучыларның төбәкләр көнендә катнашу мөмкинлеге булачак.

«Россия» күргәзмә-форумы ачылу алдыннан достижения.рф сайтында төбәкләрнең әһәмиятле казанышлары өчен тавыш бирү башланды.

Татарстаннан сайтта төрле өлкәләрдәге 15 объект тәкъдим ителгән – мәдәният, спорт, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, туризм тармагы. Алар арасында: граждани һәм хәрби авиацияне үстерү буенча масштаблы проектларны гамәлгә ашыручы С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, Россиянең цифрлы башкаласы – Иннополис шәһәре, Татарстанның тарихи-мәдәни мирас объектлары – Болгар һәм Зөя, «Алабуга» МИЗ – Россиядә беренче һәм иң уңышлы махсус икътисадый зоналарның берсе, бу безнең республиканың транспорт инфраструктурасы, аның авыл хуҗалыгы казанышлары, Россиядә иң зур экстрим-парк – «Урам» паркы, талантларга ярдәм итү буенча «Наше время – Безнең заман» фестивале һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестивале, уникаль укыту моделе булган «Адымнар» полилингваль мәктәбе һәм башка проектлар.

Тавыш бирү күргәзмә ачылу көненә кадәр дәвам итәчәк.

Проектның максаты – XXI гасырда илебезнең нәрсәгә ирешкәнен сөйләү, ватаныбызның фәнни, технологик һәм мәдәни потенциалы белән  һәркемгә  танышырга мөмкинлек бирү.

Татарстанның уңышлары өчен тавыш бирегез, республиканың мөһим казанышлары турында сөйләгез. Алар турында бөтен ил белсен. Татарстан Республикасы казанышларының тулы исемлеге белән достижения.рф  сайтында танышырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International