Татарстаннан 11 меңнән артык бала эшкуарлык турында белем бирү программасында катнашты

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Көзге ике ай дәвамында республика районнарының төрле шәһәрләреннән һәм торак пунктларыннан килгән укучылар эшкуарлык нигезләрен алар өчен махсус эшләнгән программа буенча өйрәнделәр. Уку гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшлекле уен форматында узды. Балалар эшкуар портретын төзеп, махсус тестлар үттеләр, шулай ук үз проектларын тәкъдим иттеләр, башлангыч бизнес-план әзерләп, PR-кампанияне эшләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда икенче ел рәттән «Мәктәп бизнес-старты» масштаблы республика программасы гамәлгә ашырыла. Аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

2023 елда мәктәп укучыларының эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенциясен үстерүгә юнәлдерелгән проектта республиканың 28 районыннан 11 меңнән артык бала катнаша. 

Нәтиҗәдә, үзләрен иң уңышлы күрсәткән 600 урта мәктәп укучысы бизнес-проектлауның киләсе турына күчә. Алар – Казаннан, Чаллыдан, шулай ук республиканың авылларыннан һәм кече шәһәрләреннән килгән укучылар.  Якын арада алар теоретик һәм практик өлешләрдән торган эшкуарлык эшчәнлеген тирәнтен өйрәнә башлаячаклар, шул ук вакытта балалар белән уңышлы эшкуарлар да шөгыльләнәчәк. «Мәктәп бизнес-старты»ның икенче этабы команда семинарларында үз эшкуарлык проектларын тәкъдим итү белән тәмамланачак. Аның кульминациясе Яңа ел алдыннан хәйрия ярминкәсе булачак, анда яшь эшкуарлар үз көндәшләре һәм алар продуктларыннан файдаланучылар белән очрашачак. 

Соңгы этап –  бизнес-кейслар чемпионаты 2024 елның февраль башында узачак. Анда алдагы этапны уңышлы узган командалар катнаша алачак. Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2024 елның апреленә билгеләнгән. Анда 120 укучы катнашачак. Проектта өч командадан 30 укучы җиңүче булачак. Аларны Мәскәүгә Сколково технопаркына бару белән суперприз көтә, шулай ук алар Горький исемендәге киностудиядә булачак, анда үзләренең реклама видеоролигын булдыруда катнашачаклар.

«Программаның беренче ел нәтиҗәләре буенча без бик күп уңай җаваплар алдык: укытучылардан да, балалардан да, аларның ата-аналарыннан да.  Укыту программасы чыннан да бик кызыклы һәм бай. Без төрле экспертларны, шул исәптән эшкуарларны да чакырабыз, чөнки беркем дә эшкуар булу турында эшкуарның үзеннән дә яхшырак сөйли алмый», – диде министрның беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.

Исегезгә төшерәбез, «Мәктәп бизнес-старты» программасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасы илкүләм проекты нигезендә һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә, ТР Рәисе йөкләмәсен гамәлгә ашырып башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International