Мидхәт Шаһиәхмәтов «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР законы проекты буенча парламент тыңлауларында катнашты

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проектына парламент тыңлаулары узды, алар кысаларында республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразы тикшерелде. 

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2024-2026 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрларын тәкъдим итте.

Тулаем төбәк продукты 2024 елда агымдагы елга карата чагыштырма бәяләрдә 102,2% дәрәҗәсендә фаразлана.

Республика икътисады структурасында иң зур өлешне сәнәгать алып тора.  Сәнәгать җитештерүе индексы 2024 елда 102,5% дәрәҗәсендә фаразлана. 

Фараз күрсәткечләрен үтәүнең иң мөһим факторлары булып инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм предприятиеләрнең өзлексез һәм нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү тора, аларны гамәлгә ашыру өчен: предприятиеләрне чимал, материаллар һәм компонентлар белән тотрыклы тәэмин итү, җиһазларның куркынычсызлыгын саклау һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итү; нәтиҗәле логистика төзү; булган һәм яңа сату базарларын үстерү; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, шулай ук Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше программасы чараларын нәтиҗәле тормышка ашыру тора.

2024 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү агымдагы ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 110,7% тәшкил итәчәк. 2025-2026 елларда тармак дәүләт программасы нигезендә авыл хуҗалыгы продукциясенең үсеш темплары 101,9% дәрәҗәсендә каралган.

Агросәнәгать комплексы өлкәсендә фаразланган күрсәткечләрне үтәүне тәэмин итү факторлары түбәндәгеләр булырга тиеш: инвестицион проектларны планлаштырылган срокларда гамәлгә ашыру һәм эшләтеп җибәрү, шул исәптән җитештерелә торган продукцияне эшкәртү күләмнәрен арттыру; авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен технологияләр кертү буенча хуҗалыкларның иң яхшы тәҗрибәсен тиражлау; шулай ук авылда кече хуҗалык формаларын алга таба үстерү.

Халыкның ихтыяҗларын тәэмин итүнең төп сегментларының берсе - кулланучылар базары.  2024 елга ваклап сату әйләнеше 102,5% дәрәҗәсендә фаразлана.

Республиканың җәмәгать туклануы әйләнеше 103,5-104,0 % дәрәҗәсендә фаразлана, шул исәптән туризмның алга таба үсеше нәтиҗәсендә дә.

Республиканың төзелеш комплексында торак, сәнәгать һәм инфраструктура төзелеше күләмнәрен саклау каралган.  Торак төзелешендә фараз 2024-2026 елларда 9 млн кв.метрдан артык торак тапшыруны күздә тота.

Фараз үтәлешен тәэмин итү факторлары булып территорияләрне үстерү буенча комплекслы алымны гамәлгә ашыру тора, ул Пространстволы планлаштыру институты тарафыннан эшләнә, шулай ук инвестиция-төзелеш циклын кыскарту һәм билгеләнгән срокларда капиталь төзелеш объектларын файдалануга тапшыру да мөһим.

Төп капиталга инвестицияләр күләме 2023 елда 960 млрд сум тәшкил итәчәк.

Инвестицион эшчәнлекне стимуллаштыру максатларында төрле юнәлешләр өчен кулланыла торган инвестицияләргә ярдәм итү механизмнарының киң җыелмасы бар: инфраструктураны үстерү һәм законнарны тотрыкландыру; капитал җәлеп итүгә ярдәм итүче механизмнар; салым һәм таможня инструментлары; территориаль преференциаль режимнар; югары технологияләрне һәм фәнни-тикшеренү эшләрен үстерүгә грант чаралары.

Кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү инструментларының берсе булып РФ Хөкүмәтенең 1119 номерлы карары кысаларында индустриаль парклар, сәнәгать технопарклары һәм махсус икътисадый зоналар инфраструктурасы объектларын булдыру һәм модернизацияләү чыгымнарын каплау тора.

Хәзерге вакытта «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» идарәсендә  «Алабуга» МИЗ, «Этилен-600», «Лаеш» индустриаль паркларын, «Иннопарк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк төзү буенча проектлар гамәлгә ашырыла.

Республикабызның социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү өчен кече һәм урта эшмәкәрлеккә мөһим роль бирелә.  Агымдагы ел ахырына КУЭ субъектлары саны 170 мең берәмлек дәрәҗәсендә бәяләнә. 2024 елга фараз буенча КУЭ саны 175 меңнән артып китәчәк.

Максатлы параметрларга ирешүнең төп факторлары булып, яңа КУЭ булдыруны стимуллаштыру һәм аларның сыйфатлы үсешен тәэмин итү хисабына эшкуарлык климатын яхшырту; КУЭ субъектларына күрсәтелә торган ярдәмнең күләмен һәм колачын арттыру тора.

Муниципаль сәнәгать паркларын үстерү мәшгульлекне үстерү өчен төп резерв булып тора, сәнәгать паркларының уртача тулылыгы артты һәм 63 процентка җитте. Моңа республика ярдәм итү механизмнарын, салым преференцияләрен куллануны исәпкә алып, сәнәгать паркларын үстерү концепциясе ярдәм итә.

Биржа мәйданчыгы – Республика маркетинг үзәге аша җитештерелә торган продукциягә ихтыяҗны стимуллаштыру кече һәм урта бизнесны үстерү өчен тагын бер мөһим фактор булып тора.  Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча 3,8 мең КУЭ субъекты ресурс, 118,5 млрд сум күләмендә табыш алган.

Республиканың социаль-икътисадый үсешенең куелган максатларына ирешүнең мөһим инструментларының берсе булып илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыру тора. 2023 елда Татарстан Республикасында 13 илкүләм проект кысаларынңа 50 төбәк проекты гамәлгә ашырыла, алар 163 максатчан күрсәткеч буенча кыйммәтләргә ирешүне күздә тота. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга агымдагы елда 43,0 млрд сум күләмендә финанслау лимиты каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International