Татарстан компаниясе элеватор төзү өчен ВЭБ.РФ аша 1 млрд.сум ярдәм алган

2023 елның 20 октябре, җомга

Татарстан Республикасының Зеленодольск шәһәреннән «СВИЯЖСК-ЗЕРНОПРОДУКТ» компаниясе ашлык һәм майлы культураларны саклау һәм эшкәртү өчен заманча элеватор төзү өчен ВЭБ.РФ- аша еллык 1% ставкасы белән 1 млрд.сум күләмендә кредит алачак. 80дән артык эш урыны булдырылачак, 3 млрд.сумга якын инвестиция җәлеп ителәчәк.

«Свияжск-Зернопродукт» предприятиесе авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, чистарту, киптерү, күчереп бушату һәм төяү буенча хезмәтләр комплексын тәэмин итәчәк. Проект куәтенә чыкканда (бер тапкыр 112,5 мең тонна ашлык саклау) элеватор аша ел дәвамында 450 мең тонна уңыш үтәчәк. Элеватор комплексы быел ук ашлыкның беренче партияләрен кабул итә алачак. «Свияжск-Зернопродукт» элеваторының үзенчәлеге сәгатенә 700 тонна тизлек белән җибәреләчәк. Зөя мультимодаль логистика үзәге территориясендә урнашу продукцияне автомобиль, тимер юл һәм су транспортында озатырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен ВЭБ.РФ рәхмәт белдерде һәм 7 ел эчендә республикада 5 млрд.сумнан артык инвестиция инфраструктурасы объектлары төзелүен, шул исәптән 3,3 млрд.сумны корпорация кертүен билгеләп үтте. Шулай ук бу вакыт эчендә, «Свияжск-Зернопродукт» белән имзаланган килешүне исәпкә алып, Корпорация ташламалы шартларда Татарстан эшкуарларының инвестиция проектларын 4 млрд.сумнан артык гомуми суммага финанслаган. 

«ВЭБ.РФ белән берлектә без Татарстан моношәһәрләренең инфраструктурасын камилләштерү өстендә даими эшлибез, өстәмә финанс таләп итә торган инвестицион инициативаларга ярдәм итәбез. Җайга салынган эш инвестиция проектларын, яңа производстволарны һәм эш урыннарын гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

«Татарстан командасының нәтиҗәле эше турында күп сөйләргә мөмкин. Иң яхшы нәтиҗә – ил өчен мөһим проектларны эшләтеп җибәрү. Зеленодольск шәһәрендә ВЭБ.РФ ташламалы кредит акчасына элеватор төзеләчәк. Продукциянең күп өлеше Иран, Сүрия, Африка, Әзербайҗан һәм Якын Көнчыгышның башка илләренә экспортка китәчәк. Димәк, компания тиз үсә, инвестицияләр җәлеп итә, шәһәрдә яңа эш урыннары булдыра алачак», – дип шәрехләде килешүне имзалау турында ВЭБ.РФ Шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры Ирина Макиева.

Мондый хезмәттәшлек ярдәмендә Татарстан моношәһәрләрендә инфраструктура проектлары уңышлы тормышка ашырыла, 22 меңнән артык эш урыны булдырылган, ә инвестицияләр күләме 59 млрд.сумнан артып киткән.

«Хәзер Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен башка төбәкләргә һәм экспортка сату мәсьәләсе бик кискен тора. Элеватор ярдәмендә без Татарстан аграрийларының продукциясен Россия портларына җитәрлек тизлек белән җиткерә алачакбыз. Дәүләт ярдәме чараларын алу мөмкинлеге – әлеге проектны тизрәк тормышка ашыруда зур ярдәм», – диде «Август-Агро»  идарәче компаниясенең генераль директоры Айдар Галәветдинов.

Компания турында белешмә:

«Август-Агро» ҖЧҖ идарәче компаниясе – Татарстан Республикасы территориясендә иң эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе. Республиканың Азнакай, Бөгелмә, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Теләче районнарында предприятиеләр төркемен берләштерә. Татарстанда «Август-Агро» идарәсе астында җирләр мәйданы 239 мең га тәшкил итә, шул исәптән сөрүлекләр – 200 мең га. Иген культуралары: бөртекле ашлыклар, көнбагыш, рапс һ.б. Мөгезле эре терлекнең гомуми саны – 8,6 мең баш. «Август-Агро» авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми банкы 260 мең гектарга җитә (Краснодар крае, Чуашстан Республикасы һәм Казахстан Республикасындагы барлык хуҗалыкларны исәпкә алып).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International