Татарстан эшкуарларын «Россиядә эшләнгән» форумына чакыралар

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

19-20 октябрьдә Мәскәүдә  «Манеж» ХКҮ  «Россиядә эшләнгән» форумы узачак. Россиянең иң яхшы эшкуарлары, кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре, халыкара компанияләр башлыклары һәм яңа базарларны үзләштерүчеләр, чит ил делегацияләре, инвесторлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре Россия экспортерлары өчен төп мәйданчыкта бергә җыелачак.

Форумда катнашу бушлай. Иң мөһиме – рәсми сайтта теркәлеп өлгерү: https://forum.exportcenter.ru/reg.

Форум инде традицион рәвештә бизнес-очрашулар, дискуссияләр, мастер-класслар һәм нетворкинг, шулай ук әһәмиятле халыкара килешүләргә кул кую өчен урын булачак. Узган ел мәйданга Россия җитештерүчеләре белән эшләүдә мәнфәгатьле булган 78 чит ил делегациясе килде. Быел состав тагын да күбрәк булачак. Иң яхшы экспорт продуктларын 9 тематик кластерда 186 ватан компаниясе тәкъдим итәчәк: сәнәгать, экология, акыллы шәһәр, IT, медицина, төзелеш, АСК техникасы, мәгариф, куллану товарлары.

Форумның төп темасы – тышкы икътисадый эшчәнлекнең яңа архитектурасының терәк ноктасы. Катнашучылар чикләүләр шартларында ел ярым эшләүгә йомгак ясаячак, яңа логистик маршрутлар турында сөйләячәк, Азия, Африка, Латин Америкасы һәм Якын Көнчыгыш базарларына чыгу буенча гамәли чишелешләр тәкъдим итәчәк, шулай ук ватан җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышачак.

«Россиядә эшләнгән» форумында шулай ук «Ел экспортеры» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү дә булачак. Тантанада экспорт күләмен арттыра алган, яңа базарларга чыккан һәм җитештерүне модернизацияләгән компанияләр билгеләп үтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, экспортерларга ярдәмне Экспортка ярдәм итү үзәге һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International