«Минем бизнес» үзәгендә эшкуарлар өчен мастермайнд сессиясе узачак

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Татарстан эшкуарларын мастермайнд сессиясенә чакыралар, ул катнашучыларның сорауларына кире элемтә аша бизнес-мәсьәләләрне хәл итүнең төркем технологиясен үз эченә ала. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәгендә узачак. 

Сессиядә төркем эчендә бизнес-бурычларны хәл итәчәкләр, тәҗрибә уртаклашачаклар, бизнес-бурычларны хәл итү идеяләрен һәм алымнарын формалаштырачаклар, яңа элемтәләр алачаклар. 

Бизнес-сессия 6-10 кешелек төркемнәрдә уза, дәвамлылыгы – 1,5-2 сәгать.

Катнашу бушлай, МСП.РФ  цифрлы платформасында теркәлергә кирәк, моның өчен «Региональ ярдәм чаралары» бүлеген сайларга, хезмәтнең исеме: «Минем бизнес» үзәге үткәргән уку чараларына язылу, курс: 18.10.2023 - Мастермайнд. Катнашучыларның сорауларына җавап бирү юлы белән бизнес-мәсьәләләрне хәл итүнең төркем технологиясе - Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 нче йорт, 3 нче кат. Турыдан-туры, 10.00 сәгатьтә»

Эшкуарларны 18 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 адресы буенча көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International