Казанда предприятиеләрнең экспорт потенциалын тормышка ашыруга юнәлдерелгән «Экспорт форсажы» акселерация программасының өченче модуле тәмамланды. Укыту «Кече һәм урта эшкуарлык» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Чарада спикер сыйфатында Россия экспорт үзәгенең (РЭҮ) экспорт мәктәбенең федераль тренеры Хәлидә Мөфтәхетдинова чыгыш ясады. Ул экспортерлар өчен финанс инструментлары, экспорт контракты белән бәйле финанс куркынычларын эшкәртү турында сөйләде.
Шулай ук финанс килешүләре экспортерларның конкурентлыкка сәләтлелек факторы, экспорт вакытында НДС үзенчәлекләре, экспорт килешүе шартларын формалаштыру мәсьәләләре, шулай ук экспортерларга дәүләт ярдәме механизмнары буларак каралды.
Практик төркем дәресләрендә катнашучылар экспорт контракты һәм югалтулар бәясен исәпләргә, финанслау инструментларын исәпкә алып коммерция тәкъдимен формалаштырырга һәм хеджировка инструментларын кулланырга өйрәнделәр.
Экспортерлар алдында тагын 2 белем бирү модулен үзләштерү көтә: 19-20 октябрьдә – «Экспорт килешүен гамәлгә ашыру» темасына, ә 2-3 ноябрьдә – «Сөйләшүләр һәм контракт төзү» темасына.
Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш башларга ниятләгән республика эшкуарларына ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында бирелә. Шулай ук экспорт эшчәнлеге өлкәсендәге күп кенә хезмәтләрне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында да алырга мөмкин.
Татарстан Республикасында бизнес өчен башка мөмкинлекләр турында «Минем бизнес» үзәгендә +7 (843) 524-90-90 телефоны буенча белергә мөмкин.