Татарстанда маркетплейсларда продукцияне алга этәрү буенча өченче бушлай укыту марафоны старт ала

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Беренче ике форумда 1000гә якын кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты. Чаралар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ике атналык бушлай программа Татарстан эшкуарларын  Яндекс.Маркет маркетплейсында товарларны алга этәрергә өйрәтәчәк.

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән продукцияне алга этәрү һәм меркетплейста эшләү алгоритмнарын өйрәтү буенча өченче форум-марафонга гаризалар кабул итә башлады. Чара 16-30 октябрьдә онлайн-форматта узачак. 

Катнашучылар иң тиз үсеш алган e-Com мәйданчыкларының берсендә продукцияне алга сөрү чараларына өйрәнәчәк.

Марафон өчен экспертлар маркетплейс турында актуаль белемнәр җыйган. Катнашучылар максималь файдалы мәгълүматны үзләштерү өчен, укыту теоретик һәм практик өлешләргә бүленгән.

Гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында бирергә мөмкин.

 Яндекс.Маркет  маркетплейсында уңышлы эшләүнең мисаллары Татарстан Республикасында күп. Мәсәлән, Казаннан үзмәшгуль Лилия Солтанова – популяр өстәл уены «Мем Батл» авторы үз продуктын Яндекс.Маркетта уңышлы сата. Компания өчен өстәл уены 200 мем тартмасын, 100 сайлап алынган көлкеле хәлләрне үз эченә ала.

Күптән түгел Лилия өстәл уеннары сериясен гамәлгә ашыра, мәсәлән, «Мем Батл. Татарстан» Мондый уен республикадан кечкенә һәм зур компанияләр өчен бүләк-сувенирга альтернатива булып тора. Яңа җыелмага эксклюзив мемнар, шулай ук милли аудиториягә юнәлдерелгән, әмма шул ук вакытта һәркемгә аңлаешлы оригиналь мәзәкләр керә.

Катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында бирергә мөмкин.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән үткәрелә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International