«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан эшкуарларының дус илләрдәге халыкара күргәзмәләрдә катнашуын финанслауга гаризалар кабул итүен дәвам итә.
Хәзер Россиядә һәм дустанә илләрдә 2023 елда узачак 5 күргәзмәдә катнашу өчен гариза бирергә мөмкин. Болар:
Татарстан Республикасыннан экспортлаучы җитештерүчеләр өчен катнашу түләүсез нигездә уза. Экспортка ярдәм итү үзәге күргәзмә мәйданын арендалау, стенд төзү, өстәмә җиһазлар арендалау, тәрҗемәче эшен оештыру (чит ил күргәзмәләре), трансфер (чит ил күргәзмәләре), презентация материалларын чит телгә тәрҗемә итү, күргәзмә үрнәкләрен китерү (чит ил күргәзмәләре), шулай ук теркәү кертемнәре өчен чыгымнарны үз өстенә ала. Катнашучылар вәкиллек чыгымнарын гына түләячәк.
Гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасы аша кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш башларга теләүче яки планлаштыручы җитештерүчеләргә ярдәмне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес»үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү үзәге гамәлгә ашыра. Хезмәтләрне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.