Татарстан бизнес өчен уңайлы контроль-күзәтчелек мохите булган регион буларак билгеләнде

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Санкт-Петербургта 2023 елгы Бөтенроссия контроль органнары форумында контроль (күзәтчелек) гамәлгә ашыру буенча төбәкләрнең беренчел рейтингы игълан ителде. Татарстан Республикасы лидерлар өчлегенә керде.

Форумны оештыручылар булып Россия Икътисадый үсеш министрлыгы,  «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды ярдәме белән  Санкт-Петербург Хөкүмәте тора.

Форум контроль (күзәтчелек) эшчәнлек реформасын практикада гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданчыгы булды – кисәтүләр белән эшләү, куркынычлар системасын төзү, судка кадәр шикаять итү, законнарның яңа таләпләре һәм башка күп нәрсәләр.

Форум эшендә Россиянең барлык төбәкләреннән меңнән артык вәкил катнашты. Форум кысаларында катнашучыларга видео-мөрәҗәгать белән Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин чыгыш ясады, анда ул агымдагы шартларда контроль органнарына бизнеска административ басымны киметү буенча эшне дәвам итәргә һәм «җәза урынына ярдәм итү» принцибына таянырга кирәклеген билгеләп үтте.

Шулай ук форумда контрольлекне (күзәтчелекне) гамәлгә ашыру буенча регионнарның беренчел рейтингы тәкъдим ителде, анда Татарстан Республикасы лидерлар өчлегенә керде һәм 3 урынны алды. 

«Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, республикада административ басымны системалы рәвештә киметү, бозуларны кисәтүнең яңа механизмнарын кертү буенча эшне дәвам итәргә кирәк. Хәзер контроль органнарының бурычы – профилактика үткәрү, бизнесны мөмкин булган бозулар турында кисәтү һәм аларны бетерүгә ярдәм итү», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Насыйбуллина Гүзәл.

Рейтинг түбәндәге күрсәткечләр буенча исәпләнә: контроль инструментларын камилләштерү; профилактика кертү; куркынычлар белән идарә итү системасы; компетенцияләрне бәяләү; прокуратура органнары белән үзара эш итү сыйфаты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International