РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Минем игелекле бизнес» Бөтенроссия конкурсына гариза бирү кампаниясенең башланып китүе турында игълан итте. Дәүләт идарә университеты, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән, социаль эшкуарлык һәм СЮ КО өлкәсендә «Минем игелекле бизнес» Бөтенроссия проектлар конкурсын үткәрүе турында игълан итте. Региональ этапка гаризалар «Минем бизнес» үзәге тарафыннан 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Катнашуга социаль эшкуарлык өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Татарстан Республикасы эшкуарлары, шулай ук социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар чакырыла.
«Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 180 дән артык эшкуарлык субъекты «Социаль предприятие» статусын алды. Алар өчен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ярдәм программалары комплексы бар. Иң яхшы социаль проектларны билгеләү һәм бүләкләү өлкәгә игътибарны арттыра», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова.
Конкурс сигез номинациядә уза:
Шулай ук махсус номинацияләр каралган: «Россия экспорт үзәге» АҖ – «Чикләрсез социаль проект» һәм «Россиянең халык сәнгать кәсепләре» ассоциациясеннән – «Халык сәнгать кәсепләрен саклау һәм үстерү өлкәсендә елның иң яхшы социаль проекты».
Конкурс иҗтимагый файдалы максатларга ирешүгә юнәлдерелгән социаль эшкуарлык субъектларының һәм СЮ КО иң яхшы проектларын һәм практикаларын эзләү, ачыклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Гаризаны сайт аша бирергә һәм тулы мәгълүматны, шулай ук «Минем бизнес» үзәгендә белергә була, биредә социаль эшкуарлыкны үстерү буенча махсус компетенцияләр формалаштырылган. Конкурсның төбәк вәкиле: Михаил Унтура, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге (СӨИҮ) җитәкчесе, телефон: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә. 102, 117, 118, 124), электрон адресы: Mihail.Untura@tatar.ru.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда социаль эшкуарларга ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Илкүләм проектның кураторы булып РФнең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов тора.