«Минем бизнес» үзәгендә Татарстан Республикасында эшкуарлык климатын яхшырту планын әзерләүгә багышланган стратегик сессия узды. Оештыручылар булып «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы чыгыш ясады.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләре, хакимият органнары, актив муниципалитетлар, ярдәм инфраструктурасын оештыру, Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанда эшкуарлык климатын яхшырту мөмкинлеге турында фикер алышу өчен җыелдылар. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова катнашында узды.
Исегезгә Төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада эшкуарлык климатын яхшырту буенча чаралар планын әзерләргә кушты.
Эшкуарларның ихтыяҗларын ачыклау өчен элек сораштыру үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре стратегик сессиядә тикшерелде һәм эшкуарлык климатын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертү эшенең нигезенә салынды.
Шулай ук стратегик сессия программасына берничә тренинг керде, аларда бизнес үз эшен башлап җибәргәндә, бизнесның бер категориясеннән икенчесенә күчү һәм дәүләт ярдәме чараларын алу вакытында очраткан адымнар, этаплар һәм төп мәсьәләләр каралды һәм хәл ителде.
Диалог форматында катнашучылар дәүләт ярдәме күрсәтүнең законнар базасын җайга салу, бизнес өчен чаралар һәм программаларның уңайлылыгы һәм актуальлеге, хисаплылык тапшыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Стратсессия нәтиҗәсе булып процессларны карталаштыру һәм Татарстанда дәүләт хезмәтләренең һәм бизнеска ярдәм итү чараларының һәрдаим камилләшүенә һәм нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чараларны формалаштыру торачак
Әлеге чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.