Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Казан агломерациясен үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Чара Казан агломерациясенә кергән муниципаль районнарның эшкуарлык бергәлеге, ТР Пространстволы планлаштыру институты, ТР икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин катнашында узды.
Эшкуарлар белән җитештерүне, сәнәгать паркларын, склад территорияләрен реновацияләү яки үзгәртеп кору мөмкинлекләрен исәпкә алып урнаштыру турында фикер алыштылар.
Юлай Миңнуллин, бизнес вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Казан агломерациясенең мастер-планы Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәсе нигезендә салынуын һәм бу ел дәвамында хәл ителергә тиешле мөһим бурыч булуын билгеләп үтте.
«Татарстан – моның белән шөгыльләнүче аз санлы Россия төбәкләренең берсе, шулай ук бу юнәлештә Ерак Көнчыгыш төбәкләре, шул исәптән федераль финанслауны җәлеп итеп, хәрәкәт итә башлыйлар. Татарстан шулай ук үсеш проектларын гамәлгә ашыру өчен өстәмә финанслар алырга мөмкин. Бу аларны, оптимальләштерелгән срокларны исәпкә алып, планлы рәвештә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк», – диде министр урынбасары, залдагы эшкуарларга мөрәҗәгать итеп.
Ул шулай ук, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, ТР Икътисад министрлыгы, «ТР Пространстволы планлаштыру институты» ДБУ һәм төбәк башкарма хакимиятенең кызыксынучы органнары белән берлектә, Казан агломерациясенең мастер-планын һәм аның озак сроклы социаль-икътисадый үсеш планын төзү буенча эш алып бара, дип тә өстәде.
Эш 5 этаптан тора, бүгенге көнгә 3 этап тормышка ашырылган, эшнең күпчелек өлеше башкарылган, хәзер мастер-планның проект өлешен һәм ДПР эшләү стадиясенә чыгыла.
«ТР Пространстволы планлаштыру институты» ДБУ директоры Олег Григорьев Татарстан Республикасында пространстволы планлаштыру институты күптән түгел генә булдырылды, дип сөйләде. Оешманың төп шөгыле – Татарстан Республикасы буенча территориаль планлаштыру документларын әзерләү. Моннан тыш, ул производстволарны, сәнәгать паркларын, хезмәтнең башка урыннарын урнаштыруның сценар шартлары, шулай ук реновация, үзгәртеп кору мөмкинлекләреннән файдалану һәм файдалану нәтиҗәлелеге предметына җитештерү һәм коммуналь-склад территорияләрен анализлау нәтиҗәләре турында да сөйләде.