Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышын үткәрде

2023 елның 29 сентябре, җомга

Министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, кече һәм урта бизнеска ярдәм оешмалары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы булды.

Утырыш кысасында республиканың муниципаль берәмлекләрендә коммерциягә карамаган секторны үстерү, эре һәм урта предприятиеләрнең, кече һәм урта эшкуарлыкның, авыл хуҗалыгының төп капиталына инвестицияләр мәсьәләләре каралды.

Республикада коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла, бу КОның социаль юнәлешле эшчәнлеген һәм аларның республиканың социаль-икътисадый үсешендә катнашуын стимуллаштыра. Коммерциягә карамаган секторның торышы һәм үсеш мөмкинлекләре турында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сөйләде.

Инвестицияләрне стимуллаштыру икътисадый үсеш темпларын һәм сыйфатын саклауның мөһим факторы булып тора.

Республиканың муниципаль берәмлекләре катнашында инвестицион климатның торышын яхшырту чараларын гамәлгә ашыру, шул исәптән Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2023 елның 26 сентябрендәге 672 номерлы боерыгы белән расланган муниципаль берәмлекләрнең инвестиция проектларын озату буенча системалы эш оештыруда методик тәкъдимнәрне үтәү мәсьәләләре каралды.

«Агымдагы шартларда безнең бурыч – конкурент өстенлекләрен булдыруга һәм үстерүгә туплану, шуңа күрә уңай инвестицион климатны тәэмин итү мәсьәләсе өстенлекле булды һәм шулай булып калачак та», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International