«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан социаль эшкуарларын «ЛАДЬЯ Зимняя Сказка» күргәзмә-ярминкәсендә катнашырга чакыра, ул 2023 елның 13 - 17 декабрендә Мәскәүдә узачак.
«Минем бизнес» үзәге теркәү җыемы, күргәзмә мәйданын һәм җиһазларны арендалау чыгымнарын үз өстенә алачак.
Компания заявкасын бирү өчен күргәзмәне оештырудан счет яки коммерцияле тәкъдим күрсәтергә кирәк. Үзәк күргәзмә-ярминкә чарасында катнашу өчен бер предприятиегә 600 мең сумга кадәр акча түлиячәк.
Хезмәт «Социаль предприятие» статусына ия булган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен генә күрсәтелә. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 20 сентябренә Татарстан Республикасында 180 КУЭ субъекты «Социаль предприятие» статусын алды.
«Социаль предприятие» статусы шулай ук түбәндәге ярдәм чаралары комплексыннан файдалану мөмкинлеген бирә: субсидияләр һәм грантлар, ташламалы финанслар, махсус белем бирү программалары, мөлкәти ярдәм, шул исәптән ташламалы шартларда дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне арендалау.
Шулай ук социаль предприятиеләр еллык 4,5% белән 5 млн.сумга кадәр ташламалы финанс ярдәме дә алырга мөмкин.
Ярдәм чаралары турында өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе номеры буенча алырга мөмкин: 8(843) 524-90-90.