ТР Икътисад министрлыгы эре төзелеш сәүдә челтәрләренең Татарстан эшкуарлары белән очрашуын оештыра

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Кече һәм урта җитештерү бизнесы субъектлары продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен, ТР Икътисад министрлыгы «КУЭ корпорациясе» АҖ һәм «ЦКР ИННОКАМ» АКО белән берлектә 6 октябрьдә Төзелеш сәүдә челтәрләрен тәэмин итүче көнен үткәрәчәк.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм республика сәнәгать паркларының идарәче компанияләрен һәм резидентларын үстерүгә, КУЭ субъектларының Татарстанның эре сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлеген җайга салуга юнәлдерелгән.

Җитештерүче көнендә катнашу өчен төзелеш материаллары буенча иң эре сәүдә челтәрләре вәкилләре чакырылган:

∙        «АГАВА» ҖЧҖ, МЕГАСТРОЙ челтәре;

∙        «ВсеИнструменты.ру» ҖЧҖ;

∙        «МАКСИДОМ» ҖЧҖ.

Сәүдә челтәрләре вәкилләре үз тәэмин итүчеләренә таләпләр белдерәчәк һәм катнашучы предприятиеләрнең потенциаль тәэмин итүчеләр сыйфатында чыгыш ясау тәкъдимнәрен караячак. Предприятиеләргә кызыксындырган мәсьәләләр турында шәхсән фикер алышу һәм үз продукциясен B2B очрашуында тәкъдим итү мөмкинлеге биреләчәк.

Чарада катнашу өчен эшкуарларга 2023 елның 2 октябренә кадәр сайтта теркәлү узарга кирәк: https://event-innokam.timepad.ru/event/2582924/.  

Чара 2023 елның 6 октябрендә, 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 нче йортта урнашкан Эшкуар йортында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International