Татарстанда маркетплейсларда сәүдә буенча мастер-класслар узачак

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында Татарстан муниципаль районнары халкы өчен электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгуга багышланган бушлай укыту мастер-класслары циклы узачак. Укытуны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге оештырды. 

Экспертлар электрон сәүдә мәйданчыкларының мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр, товарны урнаштырыр алдыннан нәрсәне исәпкә алырга кирәк, маркетинг стратегиясенең мөһимлеге, брендны интернет киңлегендә үстерү һәм масштаблау, онлайн-сатуларның уңыш формуласы белән уртаклашачаклар. 

Мастер-класс интернетта сата башларга һәм e-commerce бизнесын киңәйтергә теләгән яңа эшкуарларга файдалы булачак.

Беренче семинар Лаеш районында, 25 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Усад авылы, Дорожная урамы, 42 адресы буенча Технопаркта («Байкал» конференц-залы) планлаштырылган. Чарага Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә теркәлергә мөмкин, хезмәт: «Интернет-сәүдәне үстерү буенча укыту мастер-классларына язылу» дип атала. Теркәлү буенча инструкция сылтама буенча урнаштырылган: https://cli.co/irDQ6f8.

Шулай ук күчмә семинар Кукмарада 27 сентябрьдә 14.30 сәгатьтә Ленин урамы, 38 йорт адресы буенча Мәдәният йортында да узачак. 

Түбән Камада мастер-класс 29 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә Түбән Кама шәһәренең Яшь тамашачы театрында Лемаев скверы, 2 нче йорт адресы буенча узачак. 

Бөгелмәдә семинар 4 октябрьдә 13.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Ленин урамы, 98 йорт, Яшьләр сарае. 

Арчада семинар 6 октябрьдә 13.00 сәгатьтә ТАССРның 90 еллыгы урамы, 42 йорт адресы буенча, 6 нчы урта мәктәпнең актлар залында булачак. 

Зеленодольскта семинар 11 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Королев урамы, 17нче йорт, Мәдәни үсеш үзәге адресы буенча узачак. 

Менделеевскта мастер-класс 13 октябрьдә 13.00 сәгатьтә Сергей Гассар исемендәге Мәдәният сараенда Юбилей урамы, 8 йорт адресы буенча узачак. 

Чаллыда семинар 18 октябрьдә 13.00 сәгатьтә Академик Рубаненко урамы, 2, «Нур» ЯҮ адресы буенча узачак. 

Йомгаклау чаралары Казанда 20 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Дария урамы, 32 йорт, лит.А, Казан кооператив институтының уку корпусының актлар залында булачак.

Исегезгә төшерәбез, электрон коммерцияне үстерү буенча чаралар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Маркетплейсларга ничек чыгарга һәм үз товарларыңны ничек итеп күрсәтергә кирәклеге турында тулырак мәгълүматларны  8(843)524-90-90 кайнар линия телефоны аша белеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International