25 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Валютаны көйләү һәм валюта контроле өлкәсендә актуаль үзгәрешләр» турында бушлай вебинар узачак. Чарада кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре катнаша ала.
Вебинарның спикеры «Россия экспорт үзәге» АҖ экспорт мәктәбенең федераль тренеры Хәлидә Мөфтәхетдинова булачак. Очрашуда 2022-2023 елларда валюта контролендә үзгәрешләр, тышкы сәүдә килешүләрен гамәлгә ашыру кысаларында исәп-хисапларны акчалата үткәрү кагыйдәләре, вәкаләтле банкларга исәп-хисап документларын тапшыру тәртибе мәсьәләләре каралачак.
Укытуны Экспортка ярдәм итү үзәге оештыра. Чарага 25 сентябрьгә кадәр МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлергә мөмкин.
Вебинарга сылтама буенча тоташырга була: https://us06web.zoom.us/j/88432093422?pwd=mCWgkFvjHgE0W6OcJyAcvH61kg4gqa.1
Конференциянең идентификаторы: 884 3209 3422
Керү коды: 500647
Теркәү һәм вебинарда катнашу мәсьәләләре буенча ЭЯҮ үзәгенең әйдәп баручы белгече Наталья Ширеевага +7 (843) 222-90-60 (өст.279) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш алып баручы яки башларга ниятләүче җитештерүчеләргә ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында «Минем бизнес» үзәге һәм Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан башкарыла. Шулай ук экспорт эшчәнлеге өлкәсендәге күп кенә хезмәтләрне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында да алырга мөмкин.
Эшкуарларга ярдәм итүнең актуаль чаралары турында мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.