ТР Икътисад министрлыгы: Татарстанда илкүләм проект балаларга үз талантларын үстерергә ярдәм итә

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина «Россия 24» телеканалында «Интервью» программасында катнаштылар һәм «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә өстәмә белем алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Уку елының башы – бала өчен өстәмә белем бирү үзәген сайлау вакыты, чөнки мәктәп һәм өстәмә белем бирү илдә бердәм система буларак төзелә һәм алар бергә гамәлгә ашырылганда гына нәтиҗәле була. Бүген илдә 1 миллионнан артык яңа өстәмә белем бирү урыны булдырылган. Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән Россия Федерациясенең илкүләм максаты –талантларны үз-үзен тормышка ашыру һәм үстерү мөмкинлеге белән тәэмин итү.

Республикада «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә өстәмә белем бирү үзәкләре: балалар технопарклары «Кванториумнар», «Фәнни коллаборация йортлары» һәм «IT-Куба» булдырыла, анда укучыларга үз талантларын үстерү һәм шөгыльләнү өчен бушлай мөмкинлек бирелә. Хәзерге вакытта Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камада «Кванториум» балалар технопарклары ачылды. Моннан тыш, Казанда, Бөгелмәдә һәм Зеленодольскта мәктәпләр базасында технопарклар  ачык.

Шулай ук мәктәпләрдә «Физика», «Химия», «Биология» фәннәре буенча заманча укыту һәм тәрбияләү чаралары белән җиһазландырылган, шулай ук табигый-фәнни, технологик, гуманитар һәм цифрлы юнәлештәге өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен яңа «Үсеш нокталары» белем бирү киңлекләре булдырыла.

«Үсеш ноктасы» үзәкләре мәктәп укучыларына һәм педагогларга проект эшчәнлеген оештыру, сыйныфтан тыш чаралар, конкурслар, дәресләрдә заманча лаборатория җиһазлары һәм робототехника кулланып тәҗрибәләр һәм экспериментлар үткәрү өчен яңа мөмкинлекләр бирә.

«Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә бүген хәтта авыл җирлегендә урнашкан кечкенә мәктәпләрдә дә заманча җиһазлар барлыкка килә, бу балаларны укытуга яңача якын килергә мөмкинлек бирә.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның 5 елына якын вакыт эчендә Татарстанда 436 «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге булдырылган. Шулардан: цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре – 139; табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле белем бирү үзәкләре – 297. Бу ел башыннан Татарстанның 66 мәктәбендә шундый «Үсеш нокталары» ачылган.

«Татарстанда балаларга заманча таләпләргә җавап бирә торган шартларда сыйфатлы белем алу мөмкинлеге бирүгә зур игътибар бирелә, бу «Образование» илкүләм проектының төп күрсәткечләренең берсе булып тора», –   дип ассызыклады Гүзәл Насыйбуллина.

https://р16.навигатор.дети/ сервисында барлык өстәмә белем бирү үзәкләре турында мәгълүмат алырга һәм баланы түгәрәккә яздырырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International